tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарны өйрәнү буенча Мәрҗәни исемендәге стипендия
Татарны өйрәнү буенча Мәрҗәни исемендәге стипендия

Татарны өйрәнү буенча Мәрҗәни исемендәге стипендия

Тампередагы (Финляндия) Татар мәдәни җәмгыяте татарны өйрәнү белән шөгыльләнүче бакалавриат һәм магистратура студентлары өчен семестрлык стипендия бәйгесе игълан итә, дип яза Бөтендөнья татар яшьләре форумы сайты.

Бәйгедә дөньяның һәр почмагыннан теләгән студент катнаша ала, ләкин Татарстанга аерым игътибар бирелә. Бәйгенең максаты – татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч булдыру.

Стипендиягә дәгъва кылучылар татарны өйрәнүнең төрле өлкәләренә караган (шул исәптән тарих, филология, социология, антропология һ.б.) тикшеренү проектлары тәкъдим итәргә тиешләр. Проектның төгәл максаты һәм эш планы (архивта, кырда тикшеренү эшләре, конференция, җәйге мәктәп, экспедиция һ.б. Россиякүләм һәм чит илләрдә оештырылган фәнни чараларда катнашу) күрсәтелгән булуы шарт.

Җиңүчене сайлау халыкара совет тарафыннан башкарыла. Гаризалар татар мәдәниятен өйрәнү теләге, әлеге өлкә белән кызыксыну дәрәҗәсенә карап бәяләнә. Халыкара советта Вахит Вафин (Tampere Islam Mähälläse), Искәндәр Гыйләҗев (КФУ), Михаэль Кемпер (Амстердам университеты) һәм Әлфрид Бустанов (Санкт-Петербургтагы Европа университеты) катнашалар.

Гаризалар татар, төрек, инглиз һәм рус телендә булырга мөмкин.

Семестрлык стипендиянең күләме – 1 мең евро.

Стипендиягә дәгъва кылучылар [email protected] электрон адресына резюме, тикшеренү проекты һәм фәнни эш үрнәге (курс эше яки мәкалә) юлларга тиешләр.

Гаризалар 2016 елның 1 маена кадәр кабул ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*