tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан чит илләрдә яшәүче татарларга югары белем алу өчен субсидия бирә башлый
Татарстан чит илләрдә яшәүче татарларга югары белем алу өчен субсидия бирә башлый

Татарстан чит илләрдә яшәүче татарларга югары белем алу өчен субсидия бирә башлый

Татарстан бюджетыннан татар диаспоралары өчен югары белем алуга коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бөтен илләргә бирелә башлый. Элегрәк мондый ярдәмне 2018 елдан Кытай татарлары гына алган иде. Кичә Татарстан Хөкүмәте карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 ноябрендәге 1050 < … > карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: «Кытай Халык Республикасы» сүзләрен «чит дәүләтләр» сүзләренә алмаштырырга», – диелә документ текстында.

Карардан күренгәнчә, субсидияләр Татарстанда урнашкан бакалавриат, магистратура, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем бирүче коммерцияле булмаган оешмаларга каралган. Моннан тыш, оешмалар татар телен, фәнен, мәгарифен, мәдәниятен һәм башкаларны үстерүдәге тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Түләү алу өчен конкурс сайлап алуында җиңәргә кирәк.

Вероника Ваганова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*