tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә булды
Татарстан язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә булды

Татарстан язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә булды

Башкортстанда Татарстан көннәре уңаеннан күрше республиканың мәртәбәле язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә кунакта булды.

Казан кунаклары гимназия тормышы, укучыларның иҗаты, биредә туган тел укыту үзенчәлекләре белән танышты, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләрендә булды, балаларның туган телебездә матур аралашуына, милли рухта тәрбияләнүенә сокланды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов укучыларны Татарстанда үткәрелүче иҗади бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ һәм Гәрәй Рәхим ялкынлы шигырьләрен сөйләп ишеттерде.

Актлар залында гимназия укучылары Татарстан кунакларына матур тамаша күрсәтте. Сәләтле балалар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Гимназиядә уңышлы эшләп килүче “Символ” театр студиясе “Иптәш командир” спектакленнән өзек күрсәтте.

Гимназия директоры Равил Идрисов, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, күрше республика язучыларына уңышлар теләде. Татарстан язучылары исә, гимназия укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт белдереп, иҗади күчтәнәчләрен бүләк итте.

– Апрель – Тукайны бүләк иткән ай. Шушы ай аны алып та киткән… Ләкин бөек шагыйрьнең изге гамәлләре безне һаман да тәрбияли. Тукайның Уфада да булганлыгын һәммәбез белә. Иртәгә, 18 апрельдә, ул янә Уфа урамына кайтып басачак. Уфада Тукай һәйкәлен урнаштыру ике милләтнең дуслыгын тагын да ныгытачак. Моның өчен Башкортстан җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде Данил Салихов.

Очрашу “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*