tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда заманча мәктәпләр ачыла
Татарстанда заманча мәктәпләр ачыла

Татарстанда заманча мәктәпләр ачыла

Бүген безнең бурыч – хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2нче лицей ачылышында хәбәр итте.

Яңа лицей 800 урынга исәпләнгән. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Башлалангыч сыйныфлар 1нче һәм 2нче катта урнашкан. Спорт зонасы мәктәп яны территориясенә чыгарлык итеп оештырылган. Киенү бүлмәләре, душлар, санузеллар тиешенчә корылган. Актлар залы 2нче катта, 266 урынга исәпләнгән. Китапханә 3нче катта.

Лицейның үзенчәлеге «мәктәп – югары уку йорты – шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр», коллаборациясендә, төп максаты – район икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру өчен киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү.

Чистай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты тагын «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендәге паркны төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Бүгенгә эшләрнең беренче этабы тәмамланган.

Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп юнәлешле яңа мәктәп ачты. Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнә. Мәгариф оешмасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында корылган.

«Әлегә кадәр авыл районнарында мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр төзелмәде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – үрнәк проект. Янәшәдә балалар бакчасы булу, торак комплексы төзелү икеләтә күркәм. Балалар өчен бөтен шартлар да тудырыла. Мәктәпнең Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртүе дә сөенечле. Ата-бабаларыбыз салган традицияләр, аларның Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлыкларын без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Яңа буынны безнең геройлар мисалында тәрбияләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа микрорайоннарда торак төзүне тиешле социаль инфраструктураны үстерү һәм бу территорияләрдә бизнес булдыру программалары белән ныгытырга кирәк. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов яңа мәктәп ачуны муниципалитет өчен мөһим вакыйга дип атады.

Мәктәп бинасы дүрт блокка бүленгән. Башлангыч сыйныфлар блогында озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре дә бар. Лицей территориясендә баскетбол, волейбол, хоккей һәм футбол спорт мәйданчыклары урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Питрәч районында «Росток» балалар бакчасында булды. Бүгенгә бинаның эчке эшләре бара. Бу балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Монда мәктәпкәчә балаларның танып-белү активлыгын арттыру өчен экологик тәрбия юнәлешендәге төп мәгариф программасын гамәлгә ашырырга җыеналар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*