tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның мәгариф һәм фән министры 65нче Татар гимназиясендә булды
Татарстанның мәгариф һәм фән министры 65нче Татар гимназиясендә булды

Татарстанның мәгариф һәм фән министры 65нче Татар гимназиясендә булды

Рәфис Борханов милли уку йортының тормышы, дәрестән соң эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре уңаеннан күрше республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов Уфаның 65нче Татар гимназиясендә булды. Аны Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе начальнигы Елена Хаффазова озатып йөрде. Алар милли уку йортының тормышы, дәрестән тыш эшчәнлеге белән танышты, укытучылар, укучылар белән аралашты.

Гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова белдерүенчә, бүген уку йортында 505 укучы белем ала. Беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр һәммәсе дә татар телен өйрәнә. Коллективта 31 укытучы хезмәт сала, аларның дүртесе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Ана теле укытучыларының барысы да – “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсы җиңүчеләре. Ләйсән Насыйрова һәм Флүзә Сәмигуллина “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек.

Гимназиядә татар курчак театры, татар журналистикасы, менталь арифметика, шашка, карате, кул эшләре түгәрәкләре уңышлы эшли. Рафис Тимерхан улы түгәрәкләр эшчәнлеге, балаларның кул эшләре кургәзмәсе белән танышты. “Символ” театр-студиясендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайларның репетициясен, “Бәйрәм” балалар бию ансамбле чыгышларын карады. Шулай ук, “Мирас” этнографик музее, Хәрби дан залы экспонатларын карады.

– Бүгенге чарада балаларның өч телдә дә матур, иркен сөйләшүенә шаһит булдык. Телләрне күбрәк белгән саен баланың белем хәзинәсе арта гына. Ә белемнең беркайчан да артык булганы юк. Бу күренеш республикада милләтара татулыкның, толерантлыкның чагылышы да, – диде Рафис Тимерхан улы. – Күрүебезчә, белем учагында укыту да, тәрбия бирү эше дә югары дәрәҗәдә алып барыла. Иң мөһиме, укытучыларның һәм балаларның күзләре янып тора.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры билгеләвенчә, мондый очрашулар үзара бәйләнешләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу җәһәтеннән файдалы. Үзара элемтә булдыру барыннан да бигрәк балалар файдасына булачак.

http://kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*