tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 80 еллыгына чаралар программасы билгеле
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 80 еллыгына чаралар программасы билгеле

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 80 еллыгына чаралар программасы билгеле

10-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан уздырылачак чаралар программасы билгеле. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бу көннәрдә  «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе; «Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәл; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш;  «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше була.

Конференцияне оештыруда Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (Мәскәү) һәм Лингвистик тикшеренүләр институты (Санкт-Петербург) да катнаша. Конференциягә 100дән артык фәнни доклад кабул ителгән.

«Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла: әдәбиятара багланышларның теоретик мәсьәләләре; милли әдәбиятларда традицияләр һәм яңачалык; милли тарихи-әдәби барышның теоретик мәсьәләләре; хәзерге чорда милли әдәбият: концепцияләр, фәнни мәктәпләр, традицияләр, эзләнүләр.

«Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп тел белеменең актуаль мәсьәләләре буенча Чит телләр институты (Санкт-Петербург) тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Мәктәп эшендә Россия һәм чит илләрдән фәнни җәмәгатьчелек катнаша.

Чараларда чит иллләрдән (Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр, Татарстан дәүләт органнары, Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

10 сентябрь:

9.00-10.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясендә катнашучыларны теркәү (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бауман урамы, 20 нче йорт);

10.00-12.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе пленар утырышы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);

14.00-16.00 – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Конференц-залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

11 сентябрь:

9.00-13.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе секция утырышлары (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);

10.00-12.00 – Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәл («Манеж» күргәзмәләр залы, Казан Кремле);

14.00-16.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп ачылу (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

12-13 сентябрь:

10.00-16.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

14 сентябрь:

10.00-14.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);

14.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп ябылу (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 590-55-93, 89274159552.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*