tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләрдә “Татарча диктант” ничек узган?
Төбәкләрдә “Татарча диктант” ничек узган?

Төбәкләрдә “Татарча диктант” ничек узган?

Мәскәү, Петербург, Уфа, Пенза, Ульяновск, Бишкек шәһәрләрендәге Каюм Насыйри үзәкләрендә  дә «Татарча диктант» гөрләп узган. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Каюм Насыйри институты үзәкләре «Татарча диктант»та актив катнашкан.

– Ульяновскидагы Каюм Насыйри үзәге,быелгы катлаулы вәзгыятьтә,татарча диктантны Татар мәдәният үзәгенең төрле иҗат түгәрәкләренә йөрүче балалар һәм аларның ата- аналары катнашында уздырды. Шундый ук диктантны язу әлкәненң татарлар күпләп яшәүче Иске Кулатка, Мәләкәс, Чердаклы районнарында һәм Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбендә дә оештырылды. Ульяновскида татарча диктантны күпчелек милләттәшләребез өйләрендә яздылар. Татарстанның Кукмара районында туып үскән, 61 ел Ульяновскида гомер итүче танылган җәмәгать эшлеклесе Асия апа Мөлекова диктантның өч вариантын да язган. Аның сүзләренә караганда, текстлар катлаулы булмаган. – дип сөйләде безгә Каюм Насыйри институтының җитәкчесе Әлфия Юсупова.

– Кыргызстан, Бишкек шəһəрендə “Асыл бала” исемле уку үзəгендə татарча диктант узды. Быел Диктантка 20 кеше катнашты. Күбесенчə бу яшьлəр. Вирус аркасында күп кеше килə алмады, лəкин диктант бик матур үтте, күңелле. Диктантны котлап Вәлиев Тәлгать Мәсгут улы зур торт алып килде. – дип хәбәр итә Бишкек шәһәрендәге филиал.

Мәскәүдә эпидмиологик ситуация начараю сәбәпле, быел диктантны Үзәк укучылары да, укытучылар да аерым-аерым өйләрендә язган. Эшләрне көнендә үк җибәргәннәр.

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*