tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә укучылар туган телләрен белүдә сыналдылар
Төмән өлкәсендә укучылар туган телләрен белүдә сыналдылар

Төмән өлкәсендә укучылар туган телләрен белүдә сыналдылар

10-11 гыйнвар көннәрендә Төмән өлкәсенең 9 район һәм шәһәреннән килгән иң яхшы татар теле һәм әдәбиятын белүче 66 укучы Төмән урман хуҗалыгы техникумына Бөтенроссия олимпиадасының өлкә турына җыелдылар. Болар – мәктәп һәм район турын үтеп, тиешле балл җыйган егет-кызлар.

Бөтенроссия олимпиадасы 24 фән буенча 50 елдан артык уздырыла, анда ел саен 6 миллионга якын укучы катнаша. Йомгаклау этабында җиңү теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнарсыз дүрт ел дәвамында керүне тәэмин итә. Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү – мәгариф өлкәсендә төбәк һәм дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы сәләтле балаларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу буенча иң мөһим һәм массакүләм чара булып тора.

Ел саен өлкә олимпиадалары туган телебез буенча сынаулардан башлана. Берничә ел рәттән татар теле һәм татар әдәбияты буенча бәйгенең жюри рәисе булып Төмән дәүләт университеты профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина билгеләнә. Аның тырышлыгы белән үткән ел бу ике фән һәркайсы аерым исәпкә алынса, быел 8 класс укучылары да катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Быел ачылу тантанасында өлкә Думасы депутаты Андрей Артюхов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина да катнаштылар. Андрей Викторович  педагогларга фидакарь хезмәтләре, балаларга ышанычлары һәм үз белемнәрен үсеп килүче буынга тапшыру омтылышы өчен рәхмәт белдерде. Укучыларга Андрей Викторович белемнәрен лаеклы итеп күрсәтүләрен теләде. Һәркемгә әле яңа гына басмадан төшкән “Древний мир Сибири” китабын бүләк ителәсен әйтеп, Төмән шәһәренең 52 төп мәктәбе туган тел укытучысы Халидә Кирамовага, Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбе укытучысы Роза Ишкуловага, Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимовага үз исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ел саен олимпиада бик эчтәлекле, файдалы үтә. Бәйге вакытында 19 укытучы өчен семинар, мастер-класслар, очрашулар үткәрелде.

Быел беренче көнне педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев Хаҗга баруы турында сөйләде, бергәләшеп “Яңарыш”ның әһәмиятен, татар телен саклап калу ысулларын барладык. Укытучылар елдан-ел балаларның аралашуларында рус теле күбрәк кулланыла баруына, китап, газета белән кызыксынулары кимүгә игътибар итүләрен, татар теле һәм әдәбият укыту өчен атнасына 2, сирәк мәктәпләрдә генә 3 сәгать вакыт бирелүен (Ялутор районында ике фән өчен 1 сәгать кенә) хәбәр иттеләр. Газетага ешрак язмалар җибәрәчәкләрен, укучыларга аның әһәмиятен аңлатырга вәгъдә бирделәр. Берничә укытучы “Яңарыш”ның электрон вариантына язылып килә. Аларның уңай фикерләрен ишетеп, күпләре әлеге төр язылуны хуп күрделәр.

Өлкә семинарында өлкәдә һәм Казанда үткән һөнәри бәйгеләрдә  катнашкан мөгаллимәләр тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, чыгышлар ясадылар, мастер-класслар күрсәттеләр. Укытучылар өчен Төмән районы туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова телне саклау, һөнәри үсеш юлында кирәкле мәгълүматлар җиткерде.

– Хәзерге укытучы методик берләшмәләрдә, иҗади яки проблемалы төркемнәрдә (мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәләрдә) эшләргә, инновацион эшчәнлек алып барырга, һөнәри осталык, мастер-класс, форумнарда, фестивальләрдә һ.б. катнашырга, педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерергә һәм таратырга тиеш. Бәйгеләрдә катнашу педагогка һөнәри осталыкларын арттырырга, үзбилгеләнергә ярдәм итә. Педагогик осталык бәйгеләре укытучыга башка коллегалары эше белән танышырга, заманча мәктәптә барган вакыйгаларны аңларга, һөнәри үсешне фаразларга һәм һөнәри казанышларга юнәлдерелгән киләчәк педагогик эшчәнлекне проектларга мөмкинлек бирә. Әгәр укытучы үз эшенә битараф түгел икән, белем бирү процессының теләсә нинди үзгәрешләренә сизгер җавап бирә ала, яңалыклар һәм иҗади эзләнүләр агымында тора, һөнәри осталык конкурсларында катнаша һәм шуның белән үз тәрбияләнүчеләренә үрнәк күрсәтә икән – ул, һичшиксез, уңышларга ирешәчәк! – дип башлады Гүзәлия Хәлил кызы докладын. Әзерлек вакытында күп уңай яклар булган кебек, тискәре күренешләргә дә юлыгасың, диде ул. Болар үзеңне читтән күрергә ярдәм итәләр, тәртипкә өйрәтәләр, уңышлы ысуллар белән бергә хаталарыңны да күрергә мөмкин икән.

Аннары, укучылар татар теленнән биремнәр чишкән арада, Роза Ишкулова, Шыкча урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Флера Зөлбухарова, Юрмы урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Динара Нуруллина, Күкрәнде төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Латыйпова, Азалия Габдрәхимова осталыклары белән таныштырдылар.

Икенче көнне татар әдәбияты буенча сынау булды. Төштән соң 24 бала җиңүче һәм призер исеменә ия булдылар. Профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендәге хөрмәтле жюри әгъзалары һәм укытучылар, укучылар социология фәннәре докторы, Төмән индустриаль университеты профессоры, Төмән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, төбәк парламентында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Андрей Викторович Артюховка ихлас күңелдән рәхмәт җиткерделәр.

Февраль аенда җиңүчеләр Казанга төбәкара олимпиадага юл алачаклар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*