tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә басылган китапта татар мәдәнияте тарихы яктыртылган
Төркиядә басылган китапта татар мәдәнияте тарихы яктыртылган

Төркиядә басылган китапта татар мәдәнияте тарихы яктыртылган

Төркиядә Татарстан һәм татар халкының мәдәният тарихына кагылышлы мәкаләләр урын алган  «Төрки дөнья мәдәният тарихы» китабы нәшер ителде. Бу хакта галим Әхмәт Канлыдәрә хәбәр итә.

Китапны нәшриятка Мимар Синан университеты профессоры, милләттәшебез, тарих галиме Ильяс Камалов (Кемальоглу) һәм Мармара университеты тарих галиме Әхмәт Канлыдәрә әзерләгән.

Республикабыз һәм татар халкының тарихы Кырклариле университеты галиме Умут Үрән, Тракия университеты галиме Өмәр Сонәр Һункан, Мимар Синан университеты галиме Ильяс Камалов, Әгәй университеты галиме Сәркан Аҗар, Мармара университеты галиме Әхмәт Канлыдәрә тарафыннан язылган «Көнчыгыш Европадагы төркиләр», «Беренче мөселман төрки дәүләтләр», «Алтын Урда дәүләте», «Алтын Урданың мирасчылары: төрки татар ханлыклары», «Идел-Урал һәм Урта Азиядә мәдәни һәм социаль трансформация (1800-1991)» исемле фәнни мәкаләләрдә яктыртылган.

541 битлек китапның эчтәлеген Төркиянең төрле югары уку йортларында эшләүче 18 галимнең фәнни мәкаләләре тәшкил итә. Кереш сүзне китапны төзүче профессорлар Ильяс Камалов һәм Әхмәт Канлыдәрә язган.

«Сәяси тарих өлешен кыска тотарга, күбрәк төрки дөньяның мәдәнияте, әдәбияте, тел, дин тарихын, сәнгатен, архитектурасын яктыртучы хезмәтләр җыентыгы булуына әһәмият бирдек», — дигәннәр китапны нәшриятка әзерләүче Ильяс Камалов һәм Әхмәт Канлыдәрә. Алар басманың университет студентлары өчен дәрес китабы итеп әзерләүләрен, тарих белән кызыксынучыларга исә Төркиядән читтә яшәүче төрки халыкларның мәдәнияте тарихы турында киң мәгълүмат бирүне максат итеп куйганлыкларын белдергәннәр.

Рушания Алтай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*