tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татар галимнәрен барлау дәвам итә
Төркиядә татар галимнәрен барлау дәвам итә

Төркиядә татар галимнәрен барлау дәвам итә

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналында  дөньякүләм танылган тюрколог, татар галиме Рәшид Рәхмәти Арат (1900-1964) турында саллы язма дөнья күрде.  Язманың авторы Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан.

Әтнә районы Иске Әҗем авылыннан чыккан Р.Р.Аратның фәнни эшчәнлеге, дөньякүләм тюркологиядәге урынын татар, төрек галимнәре югары бәяли, хезмәтләренең төрки телләр өчен әһәмиятен даими телгә алалар. Р.Арат 1920-22 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши, «Ерак Шәрекъ» газетасы редакциясендә эшли. 1922-1927 елларда Берлин университетында укый. Шул ук университетта төрки телләр укыта һәм Берлин Фәннәр академиясендә эшли.

Р.Р.Арат – 1933 елдан Истанбул университетының төрки телләр һәм әдәбият кафедрасы профессоры; 1949-51 елларда Лондон университетында лекцияләр укый. 1951 елдан Истанбул университеты каршындагы Тюркология институты директоры булып эшли. Галимнең хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, теле һәм әдәбиятына багышланган. Ул борынгы төрки әдәби ядкяр Й. Баласагунлының «Котадгу белек» (XI) исемле әсәренә багышланган өч томлы хезмәт авторы. Р.Арат «Islam Ansiklopedisi»нә нигез салучыларның берсе һәм аның мөхәррире.

120 еллык юбилее уңаеннан әзерләгән мәкаләсендә Роза Корбан белдергәнчә, галим бөтен гомерен тюркология өлкәсенә  багышлаган.  Шул ук вакытта үзенең татар икәнен дә онытмаган. Төрек телендә язылган язмада Р.Корбан Аратның тормыш юлын һәм иҗатын әтрафлы итеп сүрәтләгән.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*