tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе төзелде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе төзелде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе төзелде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе төзелде. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Бу милли мәгариф белән идарә итү һәм педагогларга әлеге юнәлештә методик ярдәм күрсәтү системасын ныгыту өчен эшләнгән.

Шулай ук бу юнәлештә ТР Мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдырылган, барлык муниципаль берәмлекләрнең мәгариф өлкәсендәге идарә органнары штатына милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист ставкасы кертелгән.

Римма Гатина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*