tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның этномәдәни үзәге 5 еллыгын каршы алды
Тубылның этномәдәни үзәге 5 еллыгын каршы алды

Тубылның этномәдәни үзәге 5 еллыгын каршы алды

Тубылның унбишенче мәктәбенең этномәдәни үзәге шәһәрдә генә түгел, ә өлкә күләмендә дә танылды. Узган биш елда шәһәр һәм өлкә күләмендә күпсанлы мәдәни чаралар оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылар җитәкчелегендә милли, дини бәйрәмнәрдә катнашалар, килгән кунакларны үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйлыйлар, төрле телдә җырлар яңгырый, рус, татар, украин халкы биюләрен күрергә була монда. Үзәктә узган чараларда җирле халыкларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәт йолалары белән кызыксынучы кунаклар әһәмиятенә укучылар эчтәлекле экскурсия тәкъдим итәләр.

3Мәктәп каршында оештырылган өлкә милли мәгариф музей җитәкчесе Равилә Сибгат кызы Кутумова җитәкчелегендә, балалар төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, фәнни-практик конференцияләрдә катнашып дипломнар, призлар белән бүләкләнде.

Юбилей уңаеннан очрашуда мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин:

“Туган телебезне, мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү –һәркайсыбызның изге бурычы. Тубыл шәһәре элек-электән татар мәдәниятенең үзәге булып саналган. Татар педучилищесы, пединститутның татар бүлеген тәмамлаучылар, унбишенче мәктәптә белем алучылар арасында татар юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбыз күп булган. Бу күренеш элек-электән сакланып килә. Унбишенче мәктәп –бу матур традицияләрнең дәвамчысы. Этномәдәни үзәктә белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Монда хезмәт итүчеләр балаларда аралашу күнекмәләрен ныгыта. Яшүсмерләр татар фольклорын, халык авыз иҗатын, себер татарларының халык уеннарын өйрәнә . Укытучылар укучылар арасында үзара толерантлык сыйфатларын тәрбияләргә тырышып эшли. Проблемаларга килгәндә, татар теле, әдәбияты дәресләрен кызыклы оештыру өчен аудио, видео, мультимедиа техник әсбапларын куллану кирәк. Кызганычка, укытучыларга ярдәмгә килергә мондый методик кулланмалар, мөмкинчелекләр әлегә юк. Хәзерге заманада тактада акбур белән язып, үзең генә сөйләп, балаларны кызыксындырып булмый. Гаиләдә дә, үз халкыңның теле, мәдәнияте белән горурлану хисләрен тәрбияләргә кирәклеге турында, онытмаска кирәк”-ди ул.

Тубылның бай тарихлы унбишенче мәктәбендә төрле милләт балалары укый: татарлар-50%, рус-48%, украин-1% һәм 1% -башка милләт укучылары. Рус һәм татар телендә җырлаучы хор, хореография, вокал ансамбльләре, милли көрәш секциясенә йөрүчеләр, халык фольклорын өйрәнүчеләр арасында төрле милләт укучылары бар. Мәктәптә класстан тыш чараларда татар, рус халкының тарихы, әдәби мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу чаралар укучыларда толерантлык сыйфатларын тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

2

Бәйрәм тантанасында татар теле, әдәбият дәресләрен алып баручы укытучыларны, халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт йолалары, декоратив-гамәли сәнгате, милли киемнәре, себер татарларының милли ашлары белән таныштыручылар: Э.К.Мәхмүтова, Н.А.Мәүлетова, Н.Б.Шамратова, Г.М.Сәфәрмәтовага, А.Н.Хәйбуллинага, Н.Ф.Хәкимовага, З.Т.Шәриповага, Ә.А.Гатауллинага, С.С.Алыковага рәхмәтләр юлладылар.

Мәктәпнең уку һәм тәрбия эшләр буенча завучы Әлфия Әхтәм кызы Петухова:“Укучыларны халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксындыру өчен шәһәр күләмендә балалар иҗат фестивале “Дуслык такыясе”, балалар Сабантуе оештырыла. Бәйрәм чараларында шәһәрнең башка мәктәпләреннән дә укучылар актив катнаша. Унбишенче мәктәп тыгыз элемтәдә себер татар мәдәният үзәге белән эшли. Шәһәр күләмендә узган балалар иҗаты фестивале “Язгы гөрләвекләр”дә, “Туган тел”, Тукай көненә багышланган шигърият конкурсларында унбишенче мәктәп укучылары призлы урыннар яулаучылар рәтендә. Безнең мәктәп җәмгыятьтә, кешеләр арасында милли тотрыклыкны саклаучы, укучылар арасында үзара толерантлык сыйфатларын тәрбияләргә тырышкан мәктәп ул”- дип, сөйләде.

Биш еллыгын билгеләп үткән унбишенче мәктәпнең этномәдәни үзәге- балаларга белем һәм тәрбия бирүдә иҗат лаборатория да. Аның беренче максаты-үз халкыңның мәдәниятенә, теленә кызыксыну уяту. Туган телен, сафлыгын, камиллеген сакларга тырышкан унбишенче мәктәпнең этномәдәни үзәгенә киләчәктә дә уңышлар телисе кала.

Римма Өметбаева
Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*