tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан ага сукмаклары Дәүләт Советында очраштырды!
Туфан ага сукмаклары Дәүләт Советында очраштырды!

Туфан ага сукмаклары Дәүләт Советында очраштырды!

30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе буенча иҗади секцияләр узды.

Конференциянең сайлап алу өлешендә 110 укучы катнашкан булса, 2 турга 34 укучы гына чакырылды. Дәүләт Советына килгән һәр укучы да Туфан ага Миңнуллин йөргән сукмаклардан атлап, парламент бинасы буенча эчтәлекле экскурсия тыңлады. Дәүләт Советының кече залында укучыларны иң элек Туфан аганың якын дусты, депутат Разил Вәлиев сәламләде.

Иҗади секцияләр барышында укучылар Туфан аганың “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы” дип әйтелгән сүзләренә нигезләнеп, үз уйланулары, фикерләре белән уртаклашты. Яшь журналистларның чыгышларын ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфулина, Бөтендөнья татар конгрессы сайты редакторы-модераторы, журналист Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысова, ТР Журналистлар Берлеге әгъзасы, “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Мизхәт кызы Закирова, “Шәһри Казан” газетасы журналисты, “Бәллүр каләм” республика бәйгесе лауреаты Линар Рөстәм улы Закиров бәяләде.

Яшь журналистлар белән очрашуга Татарстан Журналистлар Берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова да килде. Ул Конференция җиңүчеләрен котлап, яшь каләм ияләрен яңадан-яңа җиңүләргә илһамландырды.

Конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе җиңүчеләрен тәбрик итәбез!

5-7 сыйныфлар:

1 урын – Кукмара районы Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Кукмара гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Салямова Алинә;

2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Энҗе;

2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Совет районы 178 нче мәгариф үзәгенең 6 сыйныф укучысы Хөсәенов Нәзил;

3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Батраханова Эльза;

3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гарипов Инсаф;

3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Игушина Суфия.

8-9 сыйныфлар:

1 урын – Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтшин Азат;

2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Тукай районы Новый поселогы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нуретдинова Айгөл;

2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Кама Тамагы районы Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кадыйров Салават;

3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Тукай районы Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Алмаз;

3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Түбән Кама районы 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәмсетдинов Альберт;

3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Сираҗиева Ризидә.

10-11 сыйныфлар:

1 урын – Казан шәһәре Мәскәү районы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Сираҗетдинова Ландыш;

2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре 19 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Нәҗметдинова Алинә;

2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы 9 нчы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Мозафарова Лилия;

3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Кукмара районы Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Хәлилова Алсу;

3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Кама Тамагы районы Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хөснуллина Гөлия;

3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Галиәхмәтова Фирүзә.

Конференциядә җиңүче кызларга көмеш беләзекләр, егетләргә көмеш каләмнәр, Дәүләт Советыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Конференция лауреатларына Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлегеннән, “Сөембикә” журналы һәм “Шәһри Казан” газетасыннан махсус бүләкләр тапшырылды.

1 ай дәвамында барган Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе тәмам. Туфан Миңнуллин исемендәге IV республика конференциясендә очрашканга кадәр, дуслар!

Рәхмәт Сезгә, Туфан ага!

Конференцияне Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*