tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…
Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…

Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…

21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде. Биредә республиканың Биектау, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Аксубай, Алексеевск, Кама Тамагы, Сарман районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән 30га якын иҗат коллективлары күренекле драматургның әсәрләрен сәхнәләштерде. Катнашучылар чыгышын Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары – Илдус Әхмәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Ирек Баһманов бәяләде.

Театр бәйрәменнән беркем дә бүләксез китмәде. Һәр коллективка Мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәләре һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бүләкләре – спектальгә билетлар һәм истәлекле китаплар тапшырылды. Җиңүчеләр исә Халыкара театр көнендә – 2014 елның 27 мартында конференциянең йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Конференциядә катнашучылар 5 номинациядә көч сынаша:

1. Шигърият. “Сөй гомерне, сөй халыкны…”

2. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.

3. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә”.

4. Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”.

5. Түгәрәк өстәл (укытучылар өчен). “Утырып уйлар уйладым”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*