tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин 700гә якын татар баласын берләштерде
Туфан Миңнуллин 700гә якын татар баласын берләштерде

Туфан Миңнуллин 700гә якын татар баласын берләштерде

27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиядәсендә истәлекле чара оештырыла. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның аның истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла.

Әлеге конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Конференциянең сайлап алу этабында 700гә якын укучы катнашты, дип хәбәр итә проект авторлары.

Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Конференциядә катнашучылар 3 төрле номинациядә (журналистика, фәнни эшләр, драматургия) көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде. Конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев.

27 мартта узачак чара программасында: Конференциянең “Фәнни эшләр” секциясе 12нче гимназиядә – 9:00 сәгатьтә, “Журналистика” секциясе “Татмедиа” агентлыгында 9:00 сәгатьтә башлана.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Ф.Аитова исемендәге 12нче гимназиянең Актлар залында 13:00 сәгатьтә башлана.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*