tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомум белем бирү учреҗдениесе белән берлектә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан 2017 елның март аенда укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясен оештыруы турында хәбәр итә.

Әлеге конференция 2017 нче елда татар шигъриятенең күренекле вәкиле Габделҗәббәр Кандалыйның тууына 220 ел, татар халкының танылган язучысы Галимҗан Ибраһимовның, күренекле драматург Кәрим Тинчуринның, әдәбият һәм тел галиме Җамал Вәлидинең тууларына 130 ел, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Нигъмәтинең тууына 120 ел, драма артисткасы Луиза Салиаскарованың, язучылар Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази һәм Гариф Гобәйнең тууларына 110 ел тулуга һәм башка күренекле шәхесләребезнең юбилей даталарына багышлана.

Шул ук вакытта Конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин идеяләрен тормышка ашыру эшендә күркәм бер чара булып тора.

Тулырак мәгълүмат һәм конкурсның нигезләмәсе түбәндәге файлда:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*