tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел дәресләрен укыту өчен китаплар җитми
Туган тел дәресләрен укыту өчен китаплар җитми

Туган тел дәресләрен укыту өчен китаплар җитми

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә узган ел ахырында Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Март аеннан анда өлкәннәр һәм балалар өчен татар теле курслары эшли башлады. Сарапул мәктәпләрендә туган тел укытылмау сәбәпле, әби-әниләр балаларын, оныкларын бик теләп шунда йөртә.

Өлкәннәрне Флария Батырханова, балаларны Эльвира Каерова укыта. Хәзергә дәреслекләр белән кайбер кыенлыклар бар. Өлкәннәр төркемендә ул бер генә, кирәкле материалларны принтерда күбәйтеп чыгарып, таратырга туры килә.

Ә балалар өчен дәресләр уен формасында уза. Милли оешмалар активы китаплар мәсьәләсен хәл итү өчен,  Казан белән элемтәгә керергә ниятли, аларны сатып алуга эшмәкәрләр акча бирергә риза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*