tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләрне өйрәнүгә хокуклар үтәлеше контрольгә алынырга тиеш – Рафис Борһанов
Туган телләрне өйрәнүгә хокуклар үтәлеше контрольгә алынырга тиеш – Рафис Борһанов

Туган телләрне өйрәнүгә хокуклар үтәлеше контрольгә алынырга тиеш – Рафис Борһанов

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләрдә балаларның туган телләрне өйрәнүгә хокуклары үтәлешен контрольгә алырга кирәклекне әйтте. Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында муниципаль берәмлек башлыкларына шулай дип мөрәҗәгать итте.

Министр Россия республикалары мәнфәгатьләрен исәпкә алып, туган телләрне укыту буенча федераль закон проекты эшләнгәнен искәртте.

Белем бирү стандартлары буенча, туган телләр предметы уку планының мәҗбүри өлешендә.

“Барлык белем бирү оешмаларында Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукын гамәлгә ашыру буенча дәүләт гарантияләре үтәлергә тиешлегенә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Район башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорыйм”, – диде Рафис Борһанов.

Ул туган телләрдә белем алу, туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча Россиянең мәгариф министрлыгы белән актив эш дәвам иттерелүен билгеләп узды.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*