tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне дә, кирәкле телләрне дә белү файдалы

Туган телне дә, кирәкле телләрне дә белү файдалы

Быелгы Халыкара туган тел көнендә “Дөнья” видеостудиясе Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясеннән берничә репораж әзерләде. Алар нигездә рус телендә белем бирүче гимназиядә татар теленә һәм әдәбиятына да игътибар булганын, укытучыларның һәм укучыларның туган телебез белән җитди кызыксынуларын күрсәтә.   Милләттәшләребез туган телне дә, үзебез яшәгән дәүләт һәм күпчелек халык кулланган рус телен дә куллану үрнәген күрсәтәләр.  Туган тел белән беррәттән эш һәм тормыш өчен кирәкле телләрне  белү, күп теллелек турында чыгышлар, шигырьләр, җырлар бу бәйрәм концертында бик  урынлы яңгырадылар.  Бәйрәмнең кайбер мизгелләрен сез безнең интернет сәхифәсендә карый аласыз.

Бу бәйрәмне әзерләү, туган телебезне яклау, зурлау, аңа өйрәтү өчен Эльмира Зиннатуллина, Альмира  Закирова, Гөлзада Сафина зур көч салганнар. Мондый чаралар укучыларда туган телгә дә, тормышта кирәк булга башка белләргә дә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итәләр. Бүгенге репортажда сез Казан шәһәренң 96 нчы гимназиясе директоры Сергей Бузякинның чыгышын , укучы кызларның татар һәм рус телләрендә башкарган җырларын карый аласыз. Күп милләтле җәмгыяттә ике теллелек бик кирәк! Ул татулыкны, тигезлекне саклый, туган телләрне рәнҗетмичә, тигез хокуклы итеп яшәтергә ярдәм итә.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*