tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне укыту федераль дәрәҗәдә каралачак
Туган телне укыту федераль дәрәҗәдә каралачак

Туган телне укыту федераль дәрәҗәдә каралачак

13 сентябрь Башкортстан Республикасы дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында Русия  Дәүләт думасы депутаты,  Милләтләр эшләре  комитеты рәисе, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белән очрашу узды.

13 сентябрь Башкортстан Республикасы дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында Русия  Дәүләт думасы депутаты,  Милләтләр эшләре  комитеты рәисе, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белән очрашу узды.
Очрашуда галимнәр, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, башкаладагы татар гимназияләре һәм якшәмбе мәктәпләре мөдирләре, Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре катнашты. Очрашуда мәгариф, тел, алда торган халык санын алуларга әзерлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов сүзне федераль дәрәҗәдә мәгариф мәсьәләләре буенча башкарылган һәм алда торган эшләр белән таныштыруыннан башлады.
“Озакламый     туган телләрне өйрәнү буенча концепция кабул ителәчәк. Ул Русиядәге барлык телләр өчен булачак. Шуның нигезендә укыту программалары һәм стандартлар концепциягә ярашлы тәңгәлләштереләчәк. Шушы концепцияне тормышка ашыру өчен без Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм оештырылачак фонд белән юл картасы төзиячәкбез. Ул картага федераль һәм төбәкләр  дәрәҗәсендә алдагы эш адымнары, укыту әсбаплары белән тәэмин итү, ата-аналар белән эшләү, аларда балаларын туган телне укытуга кызыксындыру, туган телне укыткан укытучыларга өстәмә түләүләр  һәм башка мәсьәләләр керәчәк.
Бездә туган тел укытучыларына өстәмә түләү  мәсьәләсендә аерым бер система юк, һәр республика үзенчә хәрәкәтләнә. Кайдадыр 10, кайдадыр 15 процент өстәп түлиләр, кемнәргәдер бөтенләй түләнми. Ул түләү булырга тиеш, аның канунга каршылыгы юк. Шулай ук югары уку йортларына кергәндә балл өстәү мәсьәләләрен хәл итеп бетерәсе бар. Югары уку йортларына кергәндә уку йорты өстәмә 10 балл өсти ала. Ул спорт һәм башка уңышлары өчен кертелә. Без туган телләрне белү өчен дә өстәмә балл кертүне караячакбыз”,–  диде Илдар Гыйльметдинов.
Чара ахырында Илдар Гыйльметдинов сөйләшүдә катнашучыларны төшенкелеккә бирелми, эшләргә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*