tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайның туган авылы Кушлавычта берьюлы өч чара
Тукайның туган авылы Кушлавычта берьюлы өч чара

Тукайның туган авылы Кушлавычта берьюлы өч чара

Гадәттә моңарчы Тукайга багышланган чаралар Арча районында Яңа Кырлайда үткәрелә иде. Быел шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка да игътибар зур булды.

Узган җомгада гына да биредә Тукайга багышланган иң зур чараларның берсе узды, дисәк тә була. Бер генә дә түгел, бер көндә берьюлы өч чара. Һәм аңа язучылар, тел белгечләре, галимнәр, журналистлар кайткан иде.

Беренчесе – “Әдәби җәүһәрләр” I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры. “Белем.ру” сайтында сентябрь аеннан бирле “Әдәби җәүһәрләр” викторина–бәйгесе үткәрелеп килде. Алар танылган шәхеснең (мәсәлән, Фатыйх Әмирхан, Таҗи Гыйззәт, Муса Җәлил, Хәсән Туфан һәм башкалар) тормышына, иҗатына багышланды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Ай дәвамында  шул шәхес турында мәгълүматлар бирелеп барылды. Айның соңгы көнендә викторина оештырылды. Җиңүче вакыт буенча иң тиз арада һәм дөрес җавап  бирүдән чыгып билгеләнде. Менә шул викториналарда (7 айга 7 викторина) җиңүчеләр Кушлавычта финал ярышында Гран–при өчен көрәште.

Викторина “Белем.ру” компаниясе әзерләгән махсус компьютер программасын кулланып үткәрелде. Экранда финалистларга барлыгы 40 сорау тәкъдим ителде. Финал бәйгесен аның идея авторы һәм җитәкчесе “Белем.ру” җәмгыяте Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин алып барды. Жюри әгъзалары мәртәбәле шәхесләр – әдәбият галиме,  профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифә Рахман, “Казан утлары” журналы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Бәйрәмова, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лениза Вәлиева.

Гран–прига (заманча портатив музыкаль үзәккә һәм махсус дипломга) Казан шәһәре Вахитов районы 5нче лицее укытучысы Гүзәлия Шәйдуллина  лаек булды. Әлеге тантанага Фатих Әмирханның һәм Таҗи Гыйззәтнең оныклары да килде. Аларның җиңүчеләргә үз бүләкләре бар иде.

Район хакимияте, мәгариф идарәсе, Кушлавыч мәктәбе, клубы, музее тарафыннан  Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Әкияттә кунакта” Россиякүләм видео мас-тер-класслар бәйгесе игълан ителгән булган.

– Тукай әкиятләре буенча кул эшләрен видеотас- мага төшереп җибәрергә кирәк иде. Ул нәрсә кулланып эшләүләреннән чыгып яшь төркемнәренә һәм номинацияләргә бүленеп бәяләнде. Монда бизәлеш тә, баланың үзе эшләве дә, үз идея- ләре булуы да исәпкә алынды, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Барлыгы 105 эш килде. Барлык катнашучыларга да электрон сертификат тапшырыла. Беренче урыннарны алганнарны бүләкләү өчен бүгенге тантанага чакырдык.

Эшләре күргәзмәгә дә куелган иде. Искиткеч! Балаларның осталыкларына сокланырлык. Иң яхшыларын сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр. Балалар бакчаларында тәрбияләнгән нәниләргә кадәр катнашкан! Актаныш, Алабуга, Әлки, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Бөгелмә, Казан, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай, Теләче, Яшел Үзән һәм башка районнар һәм шәһәрләрдән эшләр килгән. Беренче урыннар яулаучылар арасында безнең районнан яшь осталарыбыз да бар. Кушлавыч балалар бакчасыннан Зәлинә Минһаҗева (җитәкчеләр Алинә Әюпова, Равилә Әюпова), Яңа Кенәр интернат–мәктәбеннән Илназ Вәлиуллин (Нурия Габдрахманова), Илнур Мостафин (Рәдиф Латыйпов), Носы мәктәбеннән Алинә Степанова (Лена Григорьева) беренче булдылар. Гран–при Теләче районына китте. Ике бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Әлеге чаралар тәмамланырга да өлгермәде, Кушлавычка “Болгар” радиосының “Чәкчәк шоу” тапшыруын алып баручылары Марсель Әхмәдуллин, Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Хәйруллина килеп төште. Алар Казандагы Тукай музее хезмәткәре Лена Тябина, Татарстанның халык артисты җырчы Мингол Галиев, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан  белән бергә “Тукай эзләре буенча” сәфәргә чыккан. Беренче тукталыш – Кушлавыч, аннан Өчиле һәм Яңа Кырлай. Яңа Кырлайда  кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Һәркайда аларга арчалыларга гына хас кунакчыллык күрсәтелде. “Чәкчәк шоу”лыларның да программалары бай иде. Артистлар чыгыш ясады (Яңа Кырлайда аларга “Казан егетләре” төркеме дә кушылды), музейдан алынган тарихи экспонатлар (Тукай рәсеме төшерелгән 1907 елгы открыткалар һәм 1912 елда Тукай үзе Петербургтан алып кайт-кан һәм тарихи язмалары булган стакан) белән таныштырдылар, Тукай шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, балалар арасында шигырь уку бәйгеләре, тамашачылар белән викториналар уздырдылар.

Гөлсинә Зәкиева,
arsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*