tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды
Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсе – «Берлек» иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы үткән 2012 елда ук үзенең күркәм гамәлләре белән республика халкына танылып өлгерде. Әле октябрь аенда Мәрьям Солтанова-Акчуринага багышлап үткәрелгән Хәтер кичәсендә «Берлек» үзенең исемен туйлады, аннары күп тә үтми, Кушнарен районының Иске Кормаш авылында «Котлы булсын күлмәгең!» бәйрәмен оештырды.

фото уфаҺәм менә яңа, 2014 ел башыннан ук Башкортстандагы татар теле олимпиадасын әзерләүгә алынды. Уфада үткәрелгән бу чарага республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 158 укучы һәм аларның җитәкчеләре булып 50 укытучы килгән иде. Чара 9 гыйнварда .республиканың Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка гимназия-интернатында башланды. Әйтергә кирәк, Мәгариф министрлыгы, гимназия җитәкчелеге олимпиадаларга килгән балаларны бик җылы каршы алды, аларга яшәү һәм туклану өчен барлык шартлар тудырды. Һәр сыйныф милли мәктәпләрдә укучылар һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак өйрәнүчеләр төркемнәренә бүленде. Балалар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белемнәрен һәм сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте.

Гимназиянең якты , җылы бүлмәләрендә барган киеренке бәйгедән соң укчыларны дөрес һәм файдалы ял иттерүне оештыру бик мөһим иде. «Берлек» бу турыда алдан хәстәрлек күрде, балаларга һәм укытучыларга Уфа «Нур» татар дәүләт театрына билетлар алып куйды, автобуслар хәстәрләде. Кичен балалар Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясен карап кинәнде, рәхәтләнеп ял итте.

10 гыйнвар олимпиада эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җюри киңәшләшкән арада, сәхнәгә республика сәнгать осталары чыкты. «Берлек» аларны олимпиадада катнашучыларның күңелле ялын бизәү өчен махсус чакырып китерде һәм бу чыгымнарны тулысынча үз өстенә алды.

Шунысы күңелгә ятты, артисларның җырлары балаларның җанлы чыгышы белән аралашып барды. Соңгылары шулай ук үз осталыгын күрсәтте-җырлады , татар шагыйрьләренең шигырләрен укып ишеттерде. Әйткәндәй, «Берлек» оешмасы рәисе Рөстәм Рафаэл улы Гыйлметдинов, моны күреп, киләсе ел олимпиадасында нәфис сүз осталарына аерым конкурс игълан итәргә кирәк дигән тәкдим кертте, Әлбәттә, зал аны хуплап каршы алды.

Дулкынландыргыч минутлар җитте. Җиңүчеләрнең исеме яңгырады. Милли мәктәпләр арасында беренче урыннарны 9нчы сыйныф укучысы Гөлүсә Сафина (Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе), 10нчы сыйныфта укучы Илмира Шәрипова (Бакалы районының Иштирәк авылы), 11нче сыйныфта укучы Раушания Биктимерова (Илеш районының Базытамак авылы) алды. Урыс мәктәпләрендә укучылар арасында 9нчы сыйныфтан Нәбиуллина Диләрә (Дүртөйле районы, Семилетка авылы), 10нчы сыйныф укучысы Галиева Динара (Борайның 1нче мәктәбе),11нче сыйныфлар

арасында Илүсә Лотфуллина (Миякә) җиңүчеләр булды. Олимпиаданың җюри рәисе , Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов, укучыларны котлап, милли телләрнең киләчәктәге язмышына да тукталып ките, бу җәһәттән үзенең тирән борчылуын белдерде.

Татар теле олимпиадасында җиңүчеләрне котларга «Берлек» вәкилләре дә сәхнәгә күтәрелде.. Зал тутырып утырган яшүсмерләрне күреп, күңелгә җылы кергәндәй булды, әнә күпме балаларыбыз, татар телен ана телләре дип санап, аның өчен җан ата икән, яшәр әле телебез, ник яшәмәсен! Тик шунысы, телебезне саклау кебек олуг бурычны бер балалар җилкәсенә генә күтәртеп калдыру дөрес булмас иде, ул барыбызның уртак йөге булырга тиеш. Без барыбыз да кулыбыздан килгәнчә бу зур эшкә өлеш кертергә тиешбез. Шунысы куанычлы,андый затлар бар арада! Кичә ахырында Мәгариф министрлыгы вәкиленең Башкортстанда үткән бу ифрат мөһим чараның генераль спонсоры итеп Камил Алим улы Әбләзевны исемләве нәк менә милләтпәрвар шәхеснең анык гамәлләре турында сөйли дә инде!

Халисә Мөхәммәдиева, журналист, «Берлек» иҗтимагый-мәдәни-агарту оешмасы башкарма комитеты рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*