tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада туган тел укытучылары киңәшләште
У каждого класса в школе — своя программа и учебники для изучения татарского языка и литературы.
У каждого класса в школе — своя программа и учебники для изучения татарского языка и литературы.

Уфада туган тел укытучылары киңәшләште

Бүген Уфаның 84нче Татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте.

Җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф һәм фән белгечләре, укытучылар катнашлыгында үткән чара кысаларында гимназиянең тәҗрибәле мөгаллимәләре — Башкортстанның атказанган укытучылары Глүзә Гәрәева – әдәбият, ә Айгөл Ахунова тел буенча ачык дәресләр күрсәтте.Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Гәрәева семинарда катнашучылар хозурына осталык дәресе тәкъдим итсә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шакирова сыйныф сәгате үткәрде.Семинарда катнашучылар игътибарына “Моңлы тел ул, нурлы тел ул — Туган тел” дип аталган музыкаль-әдәби композиция тәкъдим ителде. Укучыларның чыгышларында гимназиядә туган телне өйрәнүнең әһәмияте һәм нәтиҗәле булуы ачык күренде.

“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр” дигән темага багышланды. Телне өйрәнү һәм саклау мәсьәләсе буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм кафедрасы мөдире Илшат Насипов, кафедра доцентлары Раушания Гәрәева һәм Альбина Хәлиуллина, Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге әйдәүче белгече Алсу Йосыпова, 84нче гимназия директоры Равил Идрисов чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*