tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты
Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты

Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты

Казан шәһәренең 32 санлы мәктәбендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән, артистка 75 яшь тулу уңаеннан, “Халыкка багышланган гомер” дигән кичә узды. Аны шәһәрнең 15нче татар гимназиясе һәм 32 нче мәктәбе оештырды. Әлеге кичә уңаеннан, ике белем йорты да ныклап әзерләнгән. Махсус газеталарын чыгарганнар. Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.

гим111Укучылар һәм укытучылар да Равил Шәрәфиевка үзләренең шөгылләрен күрсәтеп калырга тырышты. 15 нче татар гимназиясе әзерләгән, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекне ул югары бәяләде. Соңыннан ике мәктәпнең дә җитәкчеләре Фәнит Харисов һәм Лилия Хәсәнова хөрмәтле артистка укучылар белән очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Бу кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннатова, Киров районының күрше мәктәп җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*