tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск һәм Казан балалар бакчалары үзара килешү төзеде
Ульяновск һәм Казан балалар бакчалары үзара килешү төзеде

Ульяновск һәм Казан балалар бакчалары үзара килешү төзеде

Моннан берничә ел элек Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыклары үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Аның кысаларында Ульяновск шәһәренең татар төркемнәре булган балалар бакчалары мөдирләре Казанга килде.

Алар беренче булып Мәскәү районының 105 нче «Каенкай» бакчасына килделәр. Биредә укыту-тәрбия эшләре тулысы белән диярлек татар телендә алып барыла. Сабыйлар кунакларга төрле әкиятләрдән күренешләр, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Бу бакчада тәрбияләнүчеләрнең байтагы шәһәрдә уза торган һәртөрле бәйге, ярышларда катнаша һәм призлы урын алалар.

Очрашу азагында ике төбәкнең ике бакчасы үзара килешүгә кул куйдылар. Семберлеләрнең чиртаттагы тукталышы Яна Савин районындагы 99 нчы «Абвгдейка»» бакчасында булды.

Бу бакчага төрле милләт балалары йори. Шуңа күрә биредә кунакларга төрле милләт балалары йөргән бакчада ана телен өйрәтү ысуллары хакында сөйләделәр, түгәрәк өстәл янында үзара фикер алыштылар. Ульяновск кунаклары кичен борынгы Казанның тарихи урыннарын карадылар.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*