tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән Буа мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклаша
Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән Буа мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклаша

Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән Буа мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклаша

Моннан 5 ел элек Татарстан белән Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Шуны тормышка ашыру максатыннан, Ульяновск өлкәсенең татар теле һәм әдәбияте укытучылары Буа шәһәренең 2 нче номерлы лицеенда төбәкара семинарда катнашты.

«ФДББС шартларындаа татар теле һәм әдәбиятен укытучыларның методик компетентлыгын камилләштерү» дип аталучы әлеге чарага респбликаның Тәтеш, Чүпрәле, Апас районыннан да укытучылар чакырулы.

Кунакларга буалылар ана теле укыту буенча ачык дәресләр, һәртөрле остаханәләр күрсәтте. Укытучылар бүгенге шартларда татар теле укытуның үзенчәлекләре, балаларда ана теленә карата кызыксыну уяту хакында сөйләште.

Семинар барышында укытучыларга дәрестән тыш чараларны оештыру.,аларга кубрәк балаларны җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды.Район мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ханбиков төрле милләт балалары укыган мәктәп шартларында ана телләрен өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты, катнашучыларның сорауларына жавап бирде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*