tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылында «Тукай көне» узды
Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылында «Тукай көне» узды

Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылында «Тукай көне» узды

Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылында «Тукай көне» узды. Әлеге авыл борынгы Сембер ягында иң зур татар авылы. Биредә өч меңнән артык кан-кардәшебез гомер итә. Авылда мәчет эшләп тора. Чиратта тагын берсе. Ул да озакламый үз ишекләрен ачачак.

Моннан алты ел элек биредә яңа мәктәп ачылды. Анда 342 бала белем ала. Авылда ел саен 50 гә якын сабый дөньяга килә. Бүгенге бәйрәмгә өлкә татар мохтарияте рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе һәм өлкәнең татар мәдәният Үзәге хезмәткәрләре, анда эшләүче үзешчән сәнгать осталары чакырулы иде.

Бәйрәм барышында укучылар кунакларга дәрестән тыш уздырылучы чараларны, сәнгатьтәге осталыкларын күрсәттеләр. Тукай әкиятләренә нигезләнеп  куелган өзекләр дә җылы кабул ителде. Бәйрәмгә килүчеләр мәктәптәге музей эшчәнлеге һәм уку-укыту эшенең оештырылуы белән дә таныштылар.

Чирекле мәктәбе укучылары ел дәвамында өлкә күләмендә узучы байтак бәйге-конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны алалар, Казанда узучы Бөтенроссия бәйгесендә дә югары баллар жыялар. Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә район башлыгының да катнашуы, районда милли тәрбиягә һәм ана теле укытуга зур игьтибар бирелүе хакында сойли.

Рамис Сафин

Ульяновск татар

милли-мәдәни мохтарияте рәисе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*