tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Улым миңа охшаган”
“Улым миңа охшаган”

“Улым миңа охшаган”

Ворлдскиллс эшче һөнәрләр бәйгесенең төп юнәлешләрендә Татарстаннан 14 егет катнаша. “Киләчәк компетенцияләре” – ягъни киләчәктә чемпионатка кертелергә мөмкин булган юнәлешләрдә 7 егет һәм кыз. Казан чемпионатында яшүсмерләр дә катнаша, юниорлар командасында Татарстаннан 4 егет һәм кыз бар. “Татар-информ” Россия командасы составында катнашкан Татарстан студентларын барлады.

Илнур Дәүләтшинның эш урыны әллә каян “безнеке” дип кычкырып тора. Тимер белән эретеп ябыштырып металлдан конструкцияләр ясаган егетнең эш өстәлендә – Татарстан байрагы. Шул байракны фотога төшереп торганда татарча сөйләшкәнне ишетеп карасам – бер гаилә килгән, алар да карап тора икән. Татарчаның тәмен белеп, Минзәләчә сөйләшәләр матур итеп. Байрак турында сүз чыккач, бик белдеклегә сабышып, бу егет турында сөйләп киттем. Менә, имеш, татар егете ул, мин беләм аның турында, укыганым бар! Ә болар… Илнурның әтисе Илдар, әнисе Гүзәл һәм сеңлесе Инзилә булып чыкты. Гаиләләре белән Илнур өчен җан атарга килгәннәр.

 

Илнур Дәүләтшин – “Металл конструкцияләр җитештерү” Чаллы политехник көллияте студенты

 

 

Иң беренче итеп, Илнурның эш урынында нигә байрак тора дип кызыксындым.

– Аның өйдә дә байрагы бар. Машинасында да бар, бөтен җирендә, – ди әнисе.

– Нигә алай?

– Белмим. Үзе шундый. Чын татар егете инде ул. Татарча җырлар тыңлый, русча тыңламый да ул. Татарча җырларны миңа караганда да күбрәк тыңлый.

Илнурның әтисе автомобиль йөртүче булып эшли икән.

– Бик әйбәт. Өйдә дә гел ремонт ясый. Бик тырыш малай. Яшьләр бик уңган, алга карап эшли, – дип мактады ул.

Илнур профессияне әтисенә карап сайлаганмы икән дигән идем. Әнисе әйтә – миннән карап сайлагандыр, ди. Ул КАМАЗда металл чистартучы булып эшләгән икән.

– Малай миңа охшаган! – дип раслады Гүзәл ханым. Үзе дә гүзәл ханымга карап әти кеше тагын бер куанды. Менә бит нинди бай гаилә!

Су астындагы камера ясаучы Айдар

Чаллының техник көллияте студенты Айдар Минеев 2014 елда WorldSkills та юниор буларак җиңгән. Ул прототиплар ясау бәйгесендә катнаша. Бу ярышта аларга бирем итеп су астында эшли торган видеокамера ясау бурычы куелган. Алар 3 көн дәвамында 22 сәгать буе пластмасса, агач, тимердән видеокамера прототибы тәкъдим итә. Эксперт – Ставропольдән Ворлдскиллс вәкиле – менеджер Михаил Данилов әйтүенчә, прототип ясау өчен күзаллау да, компьютерда эшләү дә, кул белән эшләү дә, формаларга салуны да белү кирәк. Камера моделенең сыйфаты, матурлыгы, беркетелгән урыннарның ныклыгы бәяләнә.

Айдар Минеев “Татар-информ”га интервьюсында “Прототиплар детальне яки җайланманы зур күләмдә җитештерә башлаганчы, аларны сынарга, хаталарын, җитешсезлекләрен ачыклап яхшыртырга мөмкинелек бирә”, – дип сөйләгән иде.

Робот ясаучы егетләр

“Мобиль робототехника” юнәлешендә икешәр кеше ярыша. Барлыгы 25 команда катнаша. Берсе компьютер программасын язучы, ә берсе – робот ясаучы. Быелга бирем – КАМАЗ заводларының берсендә эшләүче робот. Билгеле, завод дигәннәре дүрт метрга өч метрлы шартлы урын, ул төрле бүлмәләргә бүленгән. Ярышта катнашучылар Ворлдскиллска кадәр робот ясарга тиеш булган. Шул роботка компьютерда программа язалар, ул “бүлмәнең” бер башыннан икенче башына – складка төрле шарлар, детальләр ташырга тиеш.

Биремне катландыру өчен, заводтагы кайбер “ишекләрне” ябып куялар икән. Робот, ишекнең ябык икәнен аңлап, башка юл аша складка барырга тиеш.

Бу бәйгедә катнашчы ике татар егет – Эмиль Мифтахов белән Оскар Арсланов – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары. “Без ярышка бик озак әзерләндек, үзебезне рухландыру өчен командалар белән җыелышып, шигарьләр дә кычкырдык”, – дип сөйләгән иде безгә Эмиль Мифтахов.

Интернет чыбыгын ялгаучы оста

Мәгълүмати кабель челтәрләре компетенциясендә Россия вәкиле – Ислам Нигъмәтуллин. Бүген алар интернет өчен кулланыла торган оптик волокно чыбыкны ялгауда көч сынашты. Пластик һәм пыяла чыбыкның нечкәлеге 0,125 мм икәнен исәпкә алганда, бик вак эш һәм зур игътибар сорый икәне аңлашыла торгандыр.

“Бер чыбыкны осталар 20 секунд эчендә ябыштыра”, – дип сөйләде ярышлар өчен җиһазларны тәкъдим иткән предприятие вәкиле Шуо Масутани.

Үз рестораныңны ач, Тимур!

Ресторан сервисындагы Татарстан вәкиле Тимур Каюмов. Бу компетенция карап тору өчен иң кызыгыдыр, мөгаен. Ресторан рәвеше китерелгән урынга “кунаклар”ны кертеп утыртканнар, ярышта катнашучылар аларны сыйлый. Тимурның эшләгәнен карап тордым. Ашаган кешене карап тору кызык булмаса да, эшләгәннәрен карау бик кызык. Ашыйсың килмәсә дә, ашата торган итеп сыйлый бу малай дип карап тордым.

Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Тимурга 19 яшь, шул вакыт эчендә өч юнәлештә көчен сынап караган – эшмәкәрлек, менчандайзинг һәм ресторан сервисы. “Әмма минем күптәнге хыялым өстенлек итте – бармен буласым килгән иде. Кем белә, мин бәлки киләчәктә үз барымны да ача алырмын”, – дип сөйләгән иде Тимур.

Инде тамагым туйды дип тәлинкәсен алып китәргә кушканнан соң кыставына чыдый алмыйча тагын бер блюдога заказ биргән апаны күргәч, уйладым әле – нинди бар гына инде, Тимур? Ресторан ача торган егет бит бу!

Ренатның чаңгысы беренче киләчәк

“Киләчәк компетенцияләре” юнәлешендәге “Композит технологияләр” компетенциясендә көч сынашкан Ренат Әхмәтшәриповны инде ярышлар беткәнче үк җиңүче дип атарга була. Бу компетенциядә роликлы чаңгы ясау биреме куелган булган. Бер генә ил вәкиле дә бу эшкә алынмаган. Әгәр бер-бер хәл булып (бу урында төкеренергә кирәктер) ярышлардан төшереп калдырмасалар, җиңүче булып Россия командасы, шул исәптән ул командага кергән Ренат Әхмәтшәрипов табылачак.

Тимерлан хәзер программа яза

Мобиль телефоннар өчен программалар язучыларның бүген иң кызу вакыты иде. Хәтта экспертларны да журналистлар белән сөйләшүдән тыелып торырга чакырдылар. Бу компетенциядә чыгыш ясаган Тимерлан Рәхмәтуллинны ерактан карап кына хушландым.

Төп компетенцияләрдәге Татарстан вәкилләре барысы да егетләр. Әмма инде берәр кыз булмаса, мәкаләбез матур булмас иде.

“Бердәнбер һәм кабатланмас” Айгөл

1С платформасында программалар төзү компетенциясендә чыгыш ясаган бик шат Айгөл Солтанова белән танышкач, “ямь өстенә ямь” өстәлде дип матурлаплар түгел, әллә ниләр язасы килеп китте. Чөнки Айгөлнең өстәлендә бер генә түгел, өч!!! Татарстан байрагы. Дөрес, утырып эшли башлагач, бик җитди һәм кырыс “бухгалтер апа”га әйләнде ул үзе. Бурычлары шундый – шартлы рәвештә “Казан нефте” дип аталган предприятиенең хезмәт хакыннан алып складтагы товарларына кадәр исәпкә ала торган программа төзү.

Дөрес, Айгөлебез татарча белми булып чыкты, әмма ул кадәр милли җанлы булгач, өйрәнер әле дигән нияттә. Айгөл – Казан кызы.

Рәмис Латыйпов

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*