tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал бөркете” татар телендә яңгырады
“Урал бөркете” татар телендә яңгырады

“Урал бөркете” татар телендә яңгырады

Бүген Уфада һәм районнарда Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уза. Туган телдә диктант язу – шуларның берсе. Республика халкы диктантны алты телдә — урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә язды. Текст өчен Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән өзек сайланган иде.

Татар телендәге диктант Башкортстан дәүләт педагогия институты бинасында язылды. Текстны 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Ахунова укыды.

Диктант язган аудиториядә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшеваны, БДПУның элекке ректоры Раил Әсәдуллинны, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, гади эшчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен күрергә мөмкин иде. Башкортстан Медицина палатасы рәисе Дамира Сәбирҗанова әйтүенчә, ул татар телендә диктантны 60 елдан соң, беренче тапкыр язган. Ә инде 79 яшьлек Фәнүзә Галимова мондый диктантта икенче тапкыр катнашуын һәм былтыргы нәтиҗәсе “5” булганын әйтте.

Диктантта катнашучылар, тәкъдим ителгән текстның шактый авыр булуын да әйтте. Бүгенге Халыкара туган тел көненә багышланган диктантта 100гә якын кеше катнашты.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*