tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал якларыннан килгән укытучылар татар конгрессында булдылар
Урал якларыннан килгән укытучылар татар конгрессында булдылар

Урал якларыннан килгән укытучылар татар конгрессында булдылар

Бүген, 21 декабрьдә Свердлау өлкәсенең Красноуфим муниципаль берәмлегеннән мәктәп, балалар бакчалары директорлары, укытучылар, тәрбиячеләрдән торган 27 кешелек төркем бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына килде. Биредә алар БТК БК җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән очраштылар. Ике якка да кызыклы һәм файдалы әңгәмә үтте.

Укытучылар делегациясе Татарстанда ике көн булачак. Алар Казанның татарча белем-тәрбия бирүче мәктәп-балалар бакчаларына, татар театрларына барачаклар, Казан белән танышачаклар. Шулай ук программада Арчага бару күздә тотыла. Анда Тукай музейлары, педагогик көллияткә барачаклар ниятләнә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*