tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уральск шәһәрендә татар теле дәресләре уза
Уральск шәһәрендә татар теле дәресләре уза

Уральск шәһәрендә татар теле дәресләре уза

1нче июльдән Казахстанның Уральск шәһәрендә татар теле дәресләре башланган. Ул Габдулла Тукай музее янында урнашкан “Татар мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасында үтә. Әлеге дәресләрне “Татар-информ” хәбәрчесе дә алып бара.

“Татар милли үзәге” җитәкчесе Флүрә Ирек кызы Миликеева Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевтан татар теле белгечлегенә укыган студентларны Уральск шәһәренә җибәрүне сорап хат юллаган булган. Васил Шәйхразиев бу фикерне хуплап чыккан.

“Татар теле безнең өчен бик кадерле. Нәкъ менә Тукай җирендә татар телен, татар мәдәниятен саклап калу безнең бурычыбыз булып тора”, – диде Флүрә Ирек кызы.

“Безнең шәһәрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Укучыларның яшь аермасы да төрле. Әле хәреф таный башлаган 5 яшьлек балалардан алып 60 яшькә кадәр өлкәннәр дә бар алар арасында”, – диде “Татар мәдәни үзәге” бүлеге җитәкчесе урынбасары Ишмакова Рената Ринатовна.

Уральск шәһәренә июль, август айларында Казан федераль университетының филология институтында татар теле белгечлегенә укучы икешәр студентны җибәрү каралган. Алар ун көн дәвамында татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләрне укытачаклар.

Хәзерге вакытта 3 нче курс студентлары, булачак татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары Лилия Нуретдинова һәм Ләйсән Вәлиева дәресләр алып бара.

Уральск – Казахстанның көнбатыш ягында Урал елгасы буенда урнашкан шәһәр.

Уральск шәһәрендә 236 меңләп кеше яши. Хәзер анда җиде меңгә якын татар гомер итә. 7 нче июль көнне Сабантуй бәйрәме булыр дип көтелә.

Ләйсән Вәлиева,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*