tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Иваново шәһәренең 18 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә булды
Васил Шәйхразиев Иваново шәһәренең 18 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә булды

Васил Шәйхразиев Иваново шәһәренең 18 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә булды

Иваново өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Иваново шәһәренең 18 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә булды. Васил Шәйхразиев татар һәм гарәп телләрен укыту сыйныфларын карап чыкты, шулай ук биредә даими рәвештә үткәрелә торган милли көрәш буенча дәресләрне карады.

Уку йорты буенча экскурсияне мәктәп директоры Иван Александров үткәрде, ул уку йортын узган елдан җитәкли. Директор кунакларны мәктәп тарихы белән таныштырды, белем бирү эшчәнлеге, укытучыларның һәм укучыларның уңышлары турында сөйләде.

Белешмә өчен

Татар телле этномәдәни компонентлы 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында  якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Биредә татар, гарәп һәм фарсы телләре,  татар сәнгати осталыгы, вокал, хореография, кул эшләре, аш-су һәм спорт нигезләре укытыла. Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте һәм 18-нче номерлы мәктәп коллективының уртак тырышлыгы белән шәһәрдә ел саен «Туган телебез рус дөньясы киңлегендә” дигән конференция үткәрелә.  Якшәмбе мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы министрлыклары үткәрә торган мәгариф һәм мәдәни чараларда актив һәм лаеклы катнашалар.

10 елдан артык инде 18-нче номерлы мәктәп җитәкчелеге һәм төбәк охтарите инициативасы белән «Балалар Сабантуе» сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге бәйрәме уздырыла, аның программасында милли татар уеннары, бәйгеләр һәм эстафета оештырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Балалар Сабан туе” шәһәркүләм бәйрәм статусына ия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*