tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург студентларына Татарстан һәм татарлар турында сөйләде
Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург студентларына Татарстан һәм татарлар турында сөйләде

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург студентларына Татарстан һәм татарлар турында сөйләде

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген сәфәр белән Санкт-Петербургта. Биредә ул Политехник университетында студентларга “Татарстан һәм татарлар” дигән темага лекция укыды. Әлеге университетта республикабыздан да 200ләп студент белем ала.

Университетта Васил Шәйхразиевны уку йорты җитәкчелеге каршы алды. Алар Татарстан премьер-министры урынбасарын уку йорты белән таныштырды, белем бирү юнәлешләре, уку процессы оештырылуы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев студентларга Татарстан турында, республикабыздагы икътисади, сәяси вәзгыять, татарлар яшәеше турында сөйләде. Аларны Татарстандагы мәдәни, дини, тел вәзгыяте белән таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессы, Милли Шура эшчәнлеге, аның проектлары, башкарылган эшләр турында да сөйләп үтте һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Аннары студентлар Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Васил Шәйхразиев аларның һәркайсына җавап бирергә тырышты.

Лекцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Санкт-Петербург Татар милли мәдәни мохтарияте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*