tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил ШӘЙХРАЗИЕВ: Сез форумда үз тәҗрибәгез белән уртаклашырга һәм дуслашырга тиеш
Васил ШӘЙХРАЗИЕВ:  Сез форумда үз тәҗрибәгез белән уртаклашырга һәм дуслашырга тиеш

Васил ШӘЙХРАЗИЕВ: Сез форумда үз тәҗрибәгез белән уртаклашырга һәм дуслашырга тиеш

Россия төбәкләре һәм чит илләрдән Казанга барлыгы татарның иң актив 150 егет һәм кызы җыелды. Алар үзләре яшәгән җирлекләрдә яшьләр оешмасы белән җитәкчелек итә. Форумда катнашучылар өчен 23-25 августта Иннополис шәһәрендә укулар оештырылачак, анда проектларын да тәкъдим итәләр.

Бүген Казанда иртәдән чараның ачылу тантанасы узды. Татар яшьләр форумының җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленария Мөслимова белдергәнчә, иң яхшы өч проект грантка ия булачак. Аның күләме – 100 мең, 50 мең, 30 мең сум.

Яшьләр алдында Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та чыгыш ясады. Ул залда утыручыларны тагын да канатландырып җибәрә. Министрлык тарафыннан шулай ук ике грант булдырылган. Суммасы да шактый саллы – бер миллион сумга кадәр. Аның берсе иң кызыклы проект тәкъдим иткән яшьләр оешмасына бирелә. Икенчесе – физик затлар өчен. 5-6 кеше берләшеп, үз проектын тәкъдим итәргә мөмкин. Конкурс сентябрь аеннан эшли башлаячак. Нәтиҗәләр ноябрь аенда ясалырга тиеш.

 

 

“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина форумга җыелучыларны татар милли хәрәкәтен үстерүдә активрак булырга чакырды. Мондый укулар әле татар яшьләре көннәрендә дә оештырылачагын әйтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев яшьләрне сәламләп, уңышлар теләде. Чит төбәкләрдән килүче егетләр һәм кызларга күбрәк татарча аралашырга, туган телләрен камилләштерергә киңәш итте.

  • Сез үз җирлекләрегездә яшьләр оешмаларын җитәклисез. Аның тирәсенә ничек итеп яшьләрне күбрәк тупларга, ничек җәлеп итәргә? Форум барышында сез үз тәҗрибәләрегез хакында сөйләргә, уртаклашырга тиеш. Безнең теләк шундый: биредә белем алып кына калмагыз, үзара дуслашырсыз, элемтәләрне ныгытырсыз дип өметләнәм.

 

Форум ачылышыннан соң, яшьләр Казан буйлап эшлекле экскурсиягә китте. Көннең икенче яртысында форум үз эшен Иннополис шәһәрендә дәвам итәчәк. Укулар 25 нче августта төгәлләнәчәк. Өч көн дәвамындагы кызыклы мизгелләрне яшьләр #TATFORUM хештегы белән интернет челтәрендә дә урнаштырачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*