tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары программасы
VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары программасы

VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары программасы

12 апрельдә Арчада VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының финалы узачак.

Арча  районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә укытучылар һәм укучылар җыелачак. Укуларның максаты — Габдулла Тукайның 133 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау.

Укуларга барлыгы 227 фәнни һәм иҗади эш килде, дип хәбәр иттеләр «Мәгариф» журналына. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре укучылары укуларда актив катнашырга теләк белдергән. Иртәгә Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 67 укучының, 53 укытучының эше тыңланачак.

Укучылар 5 төрле номинациядә чыгыш ясаячак:

  • “Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме”,
  • “Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез”,
  • “Туган ягым мәдрәсәләре”,
  • “Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә”,
  • “Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән мәсәлләр)”

Укытучылар үз иҗади эшләрен  3 төрле номинациядә тәкъдим ителәчәк:

  • “Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү”,
  • “Татар әдәбиятында мәсәл җанры”,
  • “Укытучы- иҗади шәхес (укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре)”.

Укуларның программасы билгеле булды

9.00 Габдулла Тукай укуларына килүчеләрне каршы алу, теркәү,

9.30-10.00 Г.Тукай укуларын ачу тантанасы

10.00-12.00 Төркемнәрдә эш

Укучылар:

I төркем. Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме

II төркем. Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез

III төркем. Туган ягым мәдрәсәләре

IV төркем. Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә

V төркем. «Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге». (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән мәсәлләр)

Укытучылар:

I төркем. Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү

II төркем. Татар әдәбиятында мәсәл җанры

III төркем. Укытучы- иҗади шәхес (укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре)

13.00-14.00 Габдулла Тукай укуларын йомгаклау тантанасы. Җиңүчеләрне бүләкләү( Яңа Кырлай авылы мәдәният йорты)

14.00-14.30 Г.Тукай музеена экскурсия

14.00-15.00 Г.Тукай укуларына катнашучыларны озату

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*