tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямбай мәктәбе юбилее
Ямбай мәктәбе юбилее

Ямбай мәктәбе юбилее

Үткән гасыр башында Төмән районындагы Ямбай мәдрәсәсе Көнбатыш Себердә данлыклы уку йорты булганы кемгә дә сер түгел инде. Менә шул бинада моннан 100 ел элек яңа план белән белем бирүче политехник мәктәп ачыла. Бирегә тирә-яктагы татар авылларыннан килеп укыйлар. Мәктәп 1928 елны җидееллык, аннары 1952 елда урта мәктәп статусын алып, өлкә мәктәпләренең база мәктәбенә әйләнә. 1968 елда биредә яңа бина төзелә. Шушы даталарны хәтердән чыгармаган Ямбай мәктәбе 3 март көнне үзенең укучылары, ветеран укытучылары өчен ишекләрен ачты. Кунакларга укыган елларын искә төшереп, укучылар мәктәп буйлап экскурсия оештырдылар. Аннары һәркемне авыл мәдәният йортына чакырдылар.

Биредә Советлар Союзы Герое Ә.Аширбәков исемендәге мәктәпнең ирешкән уңышлары, укучыларның кул эшләре, рәсемнәреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Алар белән танышканнан соң кунаклар матур итеп бизәлгән концертлар залына уздылар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше мәктәп тарихын чагылдырган кызыклы, бай эчтәлекле фильм белән башланды. Кунакларны мәктәп җитәкчесе, хөрмәтле мәгариф хезмәткәре Альбина Тимшанова сәламләп, бәйрәм белән котлаганнан соң, сүз махсус тәбрикләргә килүчеләргә бирелде. Район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Буторина: “Ямбай мәктәбе үзенең юбилеен югары уңышлар белән каршылады. Биредә бүген дә төпле белем бирүче зыялы укытучылар эшли. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында укучыларыгыз төрле бәйге-фестиваль, олимпиадаларда катнашып югары урыннар яулыйлар. Нинди генә яңа проект игълан ителмәсен, сез һәрвакыт беренчеләр рәтендә буласыз. Әлбәттә, мәктәпнең дәрәҗәсе, андагы мохит, белем бирү сыйфаты күп очракта җитәкчегә бәйле. Чөнки директор – белем бирү учреждениесенең йөзе һәм аның җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнә. Мин әйтер идем, Альбина Мануиловна үзенең бурычын намус белән башкара, бүгенге уңышлар, һичшиксез, аның һәм укытучыларының казанышы”, – дип район башлыгы Светлана Иванованың тәбрикнамәсен тапшырды. Котлау сүзләре белән авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, авыл ветераннары советы рәисе Зиннура Бандукова, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе идарәсенең Төмән өлкәсе эчке эшләр буенча баш идарәсе хезмәткәре, майор Игорь Журавлев һәм башкалар чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәсе матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кунакларның күңелен фанидан киткән укытучылар һәм хәрби бурычларын үтәп һәлак булган укучыларны барлаган “Кеше хәтер барда яши” дигән видеоролик тетрәндерде. Әлеге роликны халык аягүрә басып карады һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*