tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япониядә татар мәдәнияте көннәре узды
Япониядә татар мәдәнияте көннәре узды

Япониядә татар мәдәнияте көннәре узды

17-24 октябрьдә Япониядә Татар мәдәнияте көннәре узды. Чара Кобе татар мәчетенең 80 еллыгы уңаеннан оештырылды. Чаралар Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан алып барылды.

Быел Япониядә татарлар төзегән беренче мәчет – Кобе мәчетенең 80 еллыгы билгеләнеп уза. Шул уңайдан илдә татар мәдәнияте көннәре гөрләп узды. Чаралар берничә шәһәрдә һәм префектурада үткәрелде. Оештыручылар буларак Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы катнашты.

Чараларның иң әһәмиятлеләре: “Япония һәм татар дөньясының мәдәни, икътисади, технологик элемтәләре һәм багланышлары: тарих һәм чынбарлык” темасына фәнни-гамәли конференция һәм татар мәдәниятен чагылдырган концертлар.

Татар мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы 17 октябрь көнне Токио мәчете каршындагы мәдәни үзәктә узды. Чараны Япониядәге татар диаспорасының яш вәкиле Әхмәт Вәлиев алып барды. Татарстан хөкүмәте вәкиле Гөлшат Нигъматуллина, Финляндия татарлары җитәкчесе Атик Али, Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары Радик Салихов чыгышлар ясады. Шулай ук Токионың татар җәмгыяте вәкилләре дә сүз алды.

Берничә көн дәвамында берничә шәһәрдә фәнни-гамәли конференция дә узды. Аны оештыруда Токай университеты белән Чит илләр белән мәдәни элемтәләр япон ассоциациясе актив катнашты. Конференциянең темалары – Япониядә төрки һәм татар тел белемен үстерү, татар диаспораларын өйрәнү, мәдәниятара һәм динара элемтәләрне ныгыту торды.

Токио мәчете каршындагы мәдәни үзәктә Фәрит Гобәевнең “Татарстан: йөзләр һәм образлар” фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды.

“Татар һәм япон музыкалары бик охшаш”

Япониядә татар мәдәнияте көннәрендә илдә яшәүче татар җанлы японнар да актив катнашты. Әйтик, Акира Сакурама конференциядә чыгыш ясады. Азатлык укучыларына шулай ук яхшы таныш булган Мидзуки Накамура концертта да, конференциядә дә катнашты. Чара барышы турында ул Азатлыкка боларны җиткерде:

“18 октябрьдә Йокогама шәһәрендә урнашкан Токай университеты каршында “Татар концерты” исемле чара узган, татар музыкасы һәм бию концерты, татар мультфильмнарын күрсәтү һәм татар ризыклары белән таныштыру булды. 19 октябрьдә шулай ук Токай университетында фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узды. Аның темасы: “Мәдәни, икътисади, технологик элемтәләр. Япония белән татар дөньясы бәйләнешләре” иде.

Мин исә икесендә дә, һәм концертта һәм конференциядә катнаштым. Концертта мин татар халык киемен киеп ике җырны – “Туган тел” һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырларын башкардым.

Минем япон дусларыма да татар җырлары бик ошаган икән, алар сүзләренчә, татар музыкасы һәм “энка” (япон халык музыкасы) бик нык охшаш! Мин дә шулай уйлыйм, япон көйләренә татар моңы бик охшый. Мәсәлән, “әнкәй” дип аталган Каасан но ута җыры.

Һәм, мин гармончы Ринат Вәлиев белән таныш булуыма бик шат булдым. Аңа кадәр мин аны интернетта гына күреп белә идем.

19 октябрьдә фәнни-гамәли конференция узды. Мин “Ташкента торган татарларның тел вазгыяте” турында презентация үткәрдем. Башка катнашучылар “Такубоку Ишикава (япон шагыйре) шигъриятен Габдулла Тукай шигърияте белән чагыштыру”, “Финляндия татарларының теле һәм мәдәнияте”, “Татарстандагы ислам” һәм башка шундый кызык чыгышлар ясадылар. Конференция шулкадәр кызык булды ки, хәтта төшке аш турында да онытылды.

Шулай ук Кобе шәһәре һәм Шиманэ префектурасында да мондыйрак концертлар һәм конференцияләр узды, дип беләм”, диде Азатлыкка Мидзуки Накамура.

“Азатлык” радиосы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*