tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән – Курган регионара хезмәттәшлеге
Яшел Үзән  – Курган регионара хезмәттәшлеге

Яшел Үзән – Курган регионара хезмәттәшлеге

Быел Яшел Үзән муниципаль районы регионара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру максатыннан, Курган өлкәсе белән шартнамә төзеде.

13-19 нчы март көннәрендә шәһәребезнең 3 мәктәбеннән татар теле мөгаллимнәре Курган өлкәсенең Кетов районында урнашкан “Дуслык” профиль лагерында татар балаларына ана телен өйрәттеләр. Бу лагерь тәүге мәртәбә Курган өлкәсендә Урал арты татарлары җәмгыяте,   Курган өлкәсе татарлары  конгрессының идарә җитәкчесе Юнусов Марат Равил улы ярдәмендә 79 укучыга үз ишекләрен ачты.

Куелган максат бер: балаларга интесив рәвештә татар телен өйрәтү. 7 нче мәктәптән Зәйнуллина Р.К., 5 нче гимназиядән Сәләхова З.Ү., 11 нче мәктәптән Гарипова Р.Р. үзләре төзегән программа нигезендә атна дәвамында балалар белән күпкырлы эшчәнлек алып бардылар. Ике сменага бүлеп төзелгән дәресләр расписаниесе, дәресләрдән соң тәрбияви чаралар, смена ахырында үткәреләгән Сабан туе – барысы да татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә зур этәргеч булды.

Иң кызыгы шунда: Курган татар балаларында телне, гореф – гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнүгә теләк гаять зур. Бу сыйфат кыска вакыт эчендә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә икән.  Балалар тел җәүһәре булган диалектта аралаша, аны саклау – тагын бер зур бурыч. Укучылар һәм укытучылар үзара урнашкан туганлык җепләре турында смена беткәч тә озак сөйләштеләр. Чит төбәкләрдә  яшәгән милләттәшләребез үзләре генә түгел,  балалары да туган телен өзелеп сөя икән.  Төп оештыручы Марат Равил улы әйтүе буенча, инде бу елның ноябрь аенда “Дуслык” яңадан үз диварларына татар балаларын җыячак. Димәк, туган телебез яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*