tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районындагы Әйшә мәктәбендә шигырь бәйрәме
Яшел Үзән районындагы Әйшә мәктәбендә шигырь бәйрәме

Яшел Үзән районындагы Әйшә мәктәбендә шигырь бәйрәме

Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән муниципаль тур бәйгесе булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 70 тән артык укучы көч сынашты.

Бәйге ике юнәлештә оештырылган иде. Беренчесендә укучылар татар язучыларының туган якка багышланган шигырьләрен яки чәчмә әсәрләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды. Балаларның чыгышларына Бөтендөнья татар хатын – кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, мәгариф идарәсеннән, Татарстан китап нәшриятыннан килгән кунаклар бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.

Бәйрәмгә Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Луара Шакирҗанның килүләре ямь өстенә ямь бирде. Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнеп килгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була. Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Яшел Үзән данын яклар өчен иң – иңнәр арасыннан С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 1 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Азамат, В.В.Карпов исемендәге лицейның 4 нче сыйныф укучысы Маннанова Лэйла, Мулла Иле урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сәйфетдинов Газиз һәм шәһәребезнең 4 нче номерлы мәктәп укучысы Величко Алиса билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.

Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Килгән кунаклар шушы бәйгене югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Әйшә урта мәктәбе директоры Зыятдинова Гөлнур Рәис кызына һәм бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарына рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Бәйгедә катнашкан балалар шагыйрьләргә, язучыларга баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә соклану мөмкинчелеге алдылар.

Эльвира Бачкова,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең
милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*