tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үсәли мәктәбендә БДИны 100 баллга бирүче бар
Үсәли мәктәбендә БДИны 100 баллга бирүче бар

Үсәли мәктәбендә БДИны 100 баллга бирүче бар

Соңгы көннәрдә дүрт фәннән БДИ тапшырып, шуларның икесеннән 100әр туплаган Кукмара районы Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов хакында бар матбугат, телевидение шаулады. Бик тә урынлы. Ә бит бу уку елында безнең Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбендә дә химиядән БДИны 100 баллга бирүче укучыбыз бар. Үзем сыйныф җитәкчесе булган класс егете Искәндәр Шәрифуллин ул! Ул бу уңышы белән мәктәбебезне генә түгел, районыбызны да данлады. (Укытучысы – Заһит Сафиулла улы Мөхәммәтҗанов.) Мәктәбебез тарихында ул – бердәнбер түгел: 2011 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлүсә Хуҗиәхмәтова да рус теленнән шушындый зур уңышка ирешкән иде. (Укытучысы –Резедә Фәтхерахман кызы Фазылова). Татар мәктәбен тәмамлаган балаларның шушындый зур уңышларга ирешүе каршылыклы фикерләргә нокта куя түгелме?! (Шунысын да искәртим әле: Искәндәребез рус теленнән БДИда – 91, ә биологиядән 84 балл җыйды.)

Быелгы уку елын мин җитәкләгән XI сыйныфны ун укучы тәмамлады. Шуларның икесе – Искәндәр Шәрифуллин белән Виталий Кирушин алтын медальгә лаек булды. Икесе дә өметне аклады: БДИларын югары балларга тапшырдылар. Бу ике егет тә китапка гына ябышып, көне-төне баш күтәрми укыды дип, «мактана» алмыйм. Алар спортны да, сәнгатьне дә үз итте, төрле түгәрәкләргә йөрде. Берсе гармунда уйнаса, икенчесе гитара чиртте, концертлар алып бардылар, җырладылар, биеделәр, кайчан шаян, кайчан җитди булырга кирәклекне белделәр.

Виталий мәктәптә үк спорт мастерлыгына кандидат исемен алды. Икесенең дә төрле бәйге-конференцияләрдә җиңүләре күп булды. Искәндәр исә – берничә фәннән район олимпиадалары җиңүчесе дә. Виталий һөнәрен инженерлык эше белән бәйләргә хыялланса, Искәндәрнең хыялы – табиб булу. Алар интернет мөмкинлекләрен дә, репетитор ярдәмен дә файдаланды. Унберләребез барысы да өметләрне аклады. IV чирекне дистанцион укуга күчүгә карамастан, бердәм дәүләт имтиханнарына куелган чикләрне үтә алмаучылар булмады.

Хәзерге вакытта укучыларым түземсезлек белән уку йортларына керү исемлеген көтәләр. Аларга уңышлар телим, хыяллары тормышка ашсын!
100 балл туплаган укучым Искәндәр Шәрифуллин Алабугада үтүче укытучыларның республика педсоветы кысаларында Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашындагы видеоконференция эшендә катнашты.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең

тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

magarif-uku.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*