tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзләре сайлаган язмыш җиңүгә китерде!
Үзләре сайлаган язмыш җиңүгә китерде!

Үзләре сайлаган язмыш җиңүгә китерде!

24 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең “Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”, “Утырып уйлар уйладым” (китапханәчеләр өчен) номинацияләре буенча иҗади секцияләр эшләде.

“Үзем сайлаган язмыш” номинациясендә республика мәктәпләреннән 275 укучы катнашты. 60 укучы исә “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча икенче турда чыгыш ясады. Аларның фәнни эзләнүләрен Конференциянең жюри әгъзалары – Әлфия Юнысова-Миңнуллина, драматурглар Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Казан федераль (Идел буе) университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм сәнгать Институты галимнәре – Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова һәм Гөлфия Гайнуллина бәяләде.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Үзем сайлаган язмыш” номинациясе җиңүчеләре билгеле булды.

5-7 сыйныфлар:

  • 1 урын – Казан шәһәре 171 нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гыймадиева Мәрьям;
  • 2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Түбән Кама районы 29 нчы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Нуруллин Айнур;
  • 2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Әдинә;
  • 3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Яшел Үзән районы Газиз Айдарский исемендәге Күгеш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Әхмәтшина Әлфинур;
  • 3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Түбән Кама районы 35 нче лицееның 5 сыйныф укучысы Хуҗанбердиева Гүзәл;
  • 3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Лениногорск районы Иске Иштерәк мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Талипова Чулпан.

8-9 сыйныфлар:

  • 1 урын – Мөслим районы Тат.Шуран мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шаев Илдар;
  • 2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зарипова Динә;
  • 2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Хөснетдинова Алинә;
  • 3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Кайбыч районы Чүти урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Эльмира;
  • 3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Аксубай районы 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Камилә;
  • 3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Яшел Үзән районы 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гайнуллин Илназ;
  • 3 урын 4 дәрәҗә лауреат – Апас районы Биеш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарифуллина Алинә.

10-11 сыйныфлар:

  • 1 урын – Казан шәһәре Мәскәү районы 9 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Абитова Азалия;
  • 2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Авхадшина Гөлия;
  • 2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Камалетдинов Адель;
  • 3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Сираҗетдинова Ландыш;
  • 3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир;
  • 3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Гәрәева Динә.

Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дипломнар, затлы көмеш беләзекләр һәм көмеш каләмнәр тапшырылды.

Конференциянең “Утырып уйлар уйладык” номинациясе буенча беренче тапкыр мәктәп китапханәчеләре секциясе оештырылды. Республиканың 20 китапханәчесе Миңнуллина-Юнысова Әлфия Туфан кызы, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре Җомаголова Гөларам Шәйдулла кызы һәм Имамова Фирдәвес Исхак кызы белән фикер алышты, үзара тәҗрибә уртаклашты. Жюри әгъзалары китапханәчеләргә үзләре сайлаган язмышны – китапханә хезмәтен намус белән башкаруда ихлас рәхмәтен белдерде.

Бүләкләү тантанасында Конференциянең “Драматургия” номинациясендә абсолют беренче урынны алган Вахитов районы 1 нче татар гимназиясе укучылары Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәреннән өзек күрсәтсә, Авиатөзелеш районы 10 нчы гимназиясе укучылары Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек сәхнәләштерде. Бәйрәм кичәсе Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

30 мартта Татарстан Дәүләт Советында Конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе секциясе узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!

Конференцияне Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*