tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере
Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәреш­ләрне үз эченә ала. Элеккегесенә караганда, биредә милли мәга­рифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк. Әлбәттә, аның беренче варианты милли мәгариф өчен бик авыр иде. Чөнки “укыту телләре” турындагы бүлекне төшереп калдырганнар иде. Ул Татарстан һәм башка төбәк­ләрнең тырышлыгы ярдәмендә кире кайтарылды. Ләкин безнең теләкләрнең барысы да үтәл­мәде. Беренче чиратта, туган телдә белем алу төп мәктәп, ягъни 9 сыйныф белән тәмам­лана. Ә инде 10-11 сыйныфта аны ана телендә уку гарантиясен бирми. Әмма төп мәктәптә дә “туган телдә укыту мәгариф системасы мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла” дигән җөмлә бар. Бу бик авыр хәл, чөнки мәгариф сис­темасының мөмкин­леге юк диярлек.

Икенче проблема – респуб­ликаның дәүләт тел­ләрен укыту, “Мәгариф” турындагы закон проекты милли мә­гариф өлкәсенә каршы юнәл­телгән иде. Хәзер дәүләт тел­ләрен укыту законда урын тапты. Анда “респуб­лика­ның дәүләт телләре укытылырга мөмкин” дигән, элек исә “укытыла” иде. Ләкин “мөмкин” сүзе рес­публика Законнары нигезендә укытырга нигез бирә. Әмма “рус телен укытырга зыян китермәгән очракта” дип өстәлгән. Төп үзен­чәлек шунда: хәзер укыту федераль дәүләт стандартлары ниге­зендә алып барыла. Анда милли- төбәк компоненты төшереп калдырылган. Әмма аның эчтәлеге федераль стандартларга кер­телгән. Балалар үз халыкларының телләрен, мәдә­ни­ятен, тарихын белергә тиеш, диелгән. Туган телләр белән рус телен укытуга таләпләр тигез дәрәҗәдә куелган. Бу яктан караганда, ситуация бик куркыныч түгел. Ләкин шул ук вакытта мәктәпләр укытуны үзләре тө­зегән программа ни­гезендә алып бара ала. Аның белән ата-аналар таныш булырга тиеш. Ул про­грамма­ларның Россия хөкүмәте тарафыннан эшлә­нелгән үрнәк программалар ни­гезендә төзе­лүе шарт. Мәктәптә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Методик әс­бап­лар исә РФ мәгариф министрлыгы рөхсәт иткән нәш­рият­ларда гына бастырыла ала. Бу Закон бүген ТРда милли-төбәк компоненты кысаларында әзер­лән­гән татар теле укыту дәрес­лек­ләрен төшереп калдыра. Чөн­ки алар федераль министрлык тарафыннан расланмаган. Бүген Татарстанга Россия Мәгариф министрлыгы аны куллануга вакытлыча рөхсәт бир­гән. Ләкин бу – безнең республикага гына. Та­тарларның 75 проценты Россия­дә яши бит. Аларның балаларына дәреслек­ләр кирәк. Бу яктан Закон бик зур авырлыклар тудыра. Әлбәттә, бу уңайдан безнең министрлык эш алып бара. Ләкин ул бик катлаулы, зур чыгымнар сорый торган эш. Моның өчен һәр дәреслек резенция алырга тиеш. Аның бәясе югары һәм күп вакыт кирәк. Бу татар халкы, башка халыкларга яңа проблемалар тудыра. Беренче чиратта, дәрес­лекләрне язу, бастырып чыгару, аларны мәктәпкә кертү механизмнары үзгәрә. Татар халкы укытырга дәреслекләре булсын өчен аны Россия механизмнарына туры китерергә тиеш булачак. Бүген укытырга яраклы дәрес­лекләр юк булып чыга, дөресрәге, исемлеккә кертелмәгән. Татар теленнән Россиянең үрнәк программалары да юк. Моның өчен Татарстанны гына гаепле дип әйтеп булмый.

Гомумән, милли мәгариф өлкәсендә Россия законнары декларатив (языла, ләкин тормышка ашыру механизмнары юк) характерга ия. Россия Мәгариф министрлыгында әле дә милли мәгариф буенча бүлек юк, ул өлкәдә эшләгән кеше дә юк. СССР вакытында министрлыкта андый бүлек бар иде. Россиядә милләтләрнең балалар саны билгеле түгел. Шуңа күрә илдә күпме татар теле укытучысы, дәреслекләр кирәге дә билгесез. Татар халкын алсак, аларның дүрттән бере генә Татарстанда яши. Димәк, калганнар игътибардан читтә кала дигән сүз. Татар мәдәниятен алсак та, язучы­ларыбызның күпмесе Татарстаннан икән? Муса Җәлил, Г.Кутуй, Һ.Такташ кайдан? Әгәр бүген Рос­сиядә татар теле укытылмаса, татар мәктәпләре бетсә, язучылар каян барлыкка килер икән? Безнең депутатларыбыз да, беренче чиратта, “Мәгариф ту­рында”гы законда кимендә тулы урта белемне туган телдә алуны кайгыртырга тиеш. Ил буенча милли мәгарифне тормышка ашыру механизмы булдыру ки­рәк. Башкача ул депутатлар безгә нигә кирәк?

Автор: Сәрия Садрисламова
Чыганак: “Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*