tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәктәптән-фәнгә, иҗатка»
«Мәктәптән-фәнгә, иҗатка»

«Мәктәптән-фәнгә, иҗатка»

Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция әнә шундый исем астында узды. Анда өлкән сыйныфта укучы егет-кызларга гына түгел, ә беренче сыйныф   сабыйларына да катнашу мөмкинлеге бирелгән иде.

 Укучыларның мондый форматта беренче тапкыр узучы төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә йөздән артык малай һәм кыз катнашты.

Буа районы мәгариф бүлеге төбәкләр белән эшләүне күптәннән тормышка ашыручы һәм бу юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып баручы район.

Күренеп тора – оештыручылар  әлеге җитди эшкә ныклап әзерләнгәннәр. Комиссия составында фән докторлары, танылган язучылар һәм галимнәр булу да әнә шул хакта сөйли.  Биредә  кайсы укытучы белән сөйләшсәң дә, сүз татар теленең укытылышы, ана теленә бирелгән сәгатьләр санына барып тоташа. Чувашиядән килгән укытучы Гөлфәния Шәкүрова белдергәнчә, узган елгы прокуратура тикшерүләреннән соң республикадагы татар авылларында чуваш телен укытмый башлаганнар, ә татар теле сәгатьләре үзгәрешсез калган.

Буа шәһәренең бүгенге конференция узучы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә дә ана теле укыту сәгатьләре элеккечә калган.

Бай тарихлы һәм бер гасырга якын татар теле сагында торучы бу мәктәпне шул вакыт эчендә алты меңгә якын укучы тәмамлап чыккан. Шуларның 220 се алтын һәм көмеш медальгә лаек була. Шуңа күрә татар телендә белем алу бала өчен кыенлыклар тудыра  дигән сүз буш куык кына булып чыга.

«Мәктәптән – фәнгә, иҗатка» дигән исем астында узучы фәнни-гамәли конференция  дүрт секциядә эшләде. “Минем тәүге иҗади эшем” дигән секциядә башлангыч сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп чыгыш ясадылар. Апас районы Азбаба авылыннан килгән Заринәнең мондый чараларда беренче генә катнашуы түгел, бүген дә ул беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Күпчелек балалар мондый конференциядә беренче тапкыр катнашып иҗади эшчәнлекләре өчен тәүге бүләкләрен дә алды. Кем белә- бәлки еллар узгач, кемдер җитди фән юлыннан да китәр әле.

Рамис Сафин, 
Буа районы Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*