tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә Гали авылында “Балык тоту” бәйгесе оештырдылар
Мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә Гали авылында “Балык тоту” бәйгесе оештырдылар

Мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә Гали авылында “Балык тоту” бәйгесе оештырдылар

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә “Балык тоту” бәйгесендә  Равил һәм Эльмира Санатуловлар гаиләсе җиңгән. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

“Расих Латыйповның кияве Радик Сафиул­лин каенатасы истәлегенә “Балык тоту” конкурсы уз­дырды. 34 кеше катнашындагы чара бик тә кызыклы һәм күңелгә ятышлы булып узды. Елга буендагы болын көне буе гөрләп торды. Балыкчы мәзәкләре сөйләшеп, Расихыбызны искә алып, балык тотып, вакыт үткәне сизелми дә калды”, дип яза Саимә Морзаханова Самара татарлары сайтында.

1 , 2 урыннарны Венера бистәсендә яшәүче Равил һәм Эльмира Санатуловлар яулаган. Аларга бүләккә иң зур карп балыгы, өреп кабартыла торган резин көймә һәм күчмә кубок тапшырганнар.

Ахырда балык тотучылар һәм җан атучылар учак өстендә балык ашы пешергән. Алар табын корып, сөйләшеп утырган.

” Атасының эшен матур гына алып баручы Радикка Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешергә язсын иде”, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Расих Латыйпов – Гали авылы эшмәкәре, күп еллар биредәге “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган. Гали авылында беренче Бөтен­россия авыллар Сабан туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек чаралар үткәрән. Расих Латыйпов 2017 елның 6 мартында вафат булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173086/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*