tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре җыелды
Мәскәүдә РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре җыелды

Мәскәүдә РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре җыелды

Бүген Мәскәүдә РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре һәм активистлары семинар-киңәшмәсе үтә. Ул Новотель кунакханәсендә Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Советының киңәйтелгән утырышы белән башланды. Чарада 100дән артык кеше катнаша.

Совет утырышында киләсе елның мартында федераль мохтариятнең чираттагы IX хисап-сайлау конференциясен үткәрү хәл ителде. Анда һәр автономиядән 2 делегат сайланачак. Конференциянең көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертеләчәк.

Семинар-киңәшмәдә төбәк мохтариятләре вәкилләренә мактау кәгазьләре тапшырылды. Аннары В.Тишков катнашында “Татары” китабының презентациясе үткәрелде. Шулай ук “Шаян ТВ” каналын тәкъдим иттеләр. Аннан соң теләгән кешеләр чыгышларын тыңладыдар.

23 ноябрьдә ФНКАТ нын 20 еллыгына багышланган чаралар утәчәк. Анда федераль хакимият вәкилләре һәм Бөтендөнҗя татар конгрессының Милли Шура җитәкчеләре катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*