tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова

Колесникова Лена Рәфыйк кызы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты, “Аптека Классика” җаваплылыгы чикләнгән ширкатьнең генераль директоры.

Лена Колесникова 1969 елда Җаек (Уральск, Казахстан) шәһәрендә туа. 1991 елда Чиләбе дәүләт техник университетны инженер-электрик белгечлеге буенча тәмамлый. 2003 елда Плеханов исемендәге Россия икътисади академиясен “Финанслар һәм кредит” белгечлеге буенча тәмамлый.

1995 елда Чиләбедә «Классика» аптека челтеренә җитәкчелек итә башлый. Колесникова эшли башлаганнан бирле бу аптека челтәрендәЧиләбе өлкәсе шәһәрләрендә һәм башка төбәкләрдә 2500 дән эш урыны булдырыла.

2009 елның ноябрендә “Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 2010 елдан башлап Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый палатасында эшли. 2012 елда аның җитәкчелегендә  “Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы” оешмасының меценатлары берлеге төзелә. Әлеге берлеккә төбәктә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү максаты белән Чиләбе һәм өлкәнең эре эшмәкәрләре туплана.

2012 елның 4 мартында Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты  итеп сайлана.

«Единая Россия» фракциясе әгъзасы.

2012 елның декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съездында Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

«Меценат Алтын Йолдызы» ордены, медалью «Тынычлык Фәрештәсе» медале белән бүләкләнгән. 2012 елда Татарстан Республикасы Президентының “Ел хәйриячесе” премиясе һәм дипломы, Чиләбе шәһәренең «Признание» премиясе тапшырылды.

Колесникова җитәкчелегендә татарлар тормышына багышланган “Хәзинә” телетапшыруы, шул ук исемдәге газета чыгып килә, көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт заллары ачыла, татар телен өйрәтүче түләүсез курслар эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*