tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Генерал Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде
Генерал Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде

Генерал Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде

Бүген, 30 мартта, Россия Президенты карары белән Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде. Бу хакта Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров үз инстаграмында хәбәр итте.

«Бүген Россия президенты тарихи гаделлекне торгызды. Сугыштан соң төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлаган кешеләр кебек үк, бу хакта мин күптәннән хыялланган идем. 1958 нче елда бу хакта Семен Буденный да язган иде…Россия Президенты берничә буын башкортстанлыларның теләкләрен тормышка ашырды, сирәк искәрмә ясады», — ди Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы Миңлегали Шәйморатовның батырлыклары турында яза. Генаралның дивизиясендәге кадәр Советлар Союзы геройлары башка хәрби подразделениеләрдә булмаган, ди ул.

Миңлегали Шәйморатов 1899 елның 15 (27 августында) Башкортстанның Биштәк (хәзер Кырмыскалы районына кергән Шәйморат авылы) туган. 112 нче Башкорт атлы дивизиясе командиры. 1943 елның 23 февралендә дошман тылына рейд вакытында Ворошиловград өлкәсендә һәлак була.

Миңлегали Шәйморатов үзе тутырган документларда милләтен «татар» дип күрсәткән, бу документ Башкортстанның Милли музеенда саклана. Шулай ук Ленин ордены белән бүләкләү турындагы карарда да аның милләте татар диелгән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*