tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиев
Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиев

Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиев

Иске Кулаткы районы башлыгы, Саратов «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы, академик Эдуард Әнвәр улы Ганиев 1952 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында туа.

Эдуард   Әнвәр   улы  фәнни эшчәнлек белән дә  җитди рәвештә шөгельләнә. Ул-электротехник  фәннәр докторы,энергомәгьлүмати фәннәр Халыкара академиясе академигы, реаль икьтисадның Халыкара академиясе академигы. Шулай ук”Мактаулы машина төзүче” һәм “Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе” дигән Почетлы исемнәр йөртә.

Мәшһүр милләтәшебезнең фидакарь тырышлыгына Хөкүмәт  һәм җәмәгать оешмалары да югары  бәя биргән. Намуслы хезмәте һәм меценатлык эшчәнлеге өчен  ул  Почет орденына, ЮНЕСКОның “Менеджментта югары һөнәрилек өчен” орденына,”Миротворец” Йолдызына,”Россиянең иң яхшы  эш бирүчесе” Мактау билгесенә, Россия Президенты В.Путин  тарафыннан имзаланган кул сәгатенә һәм башка бүләкләргә лаек.

Ул  Иске Кулаткы  районында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне көмеш медальга тәмамлагач,Ульновск педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә.Аны тәмамлагач, Яңа Кулаткы авылына укытучы итеп җибәрелә.Берникадәр вакыттан инде  ул  мәктәп директоры вазыйфаларын үти башлый.

Ганиевлар гаиләсендә Ислам дине тормыш сулышының нәзәкате булгандыр инде. Алар Ходай Тәгаләгә ышанып, Алла ризалыгы белән гомердән гомергә яшәгәннәр.

Эдуард  хаҗи Ганиевны Ислам динен өйрәнүдә һәм аның кануннарын халыкка җиткерүдә бүгенге заман галиме дип әйтсәк тә бер дә ялгыш булмас.Бу турында Бөтендөнья Ислам лигасы Генераль секретаре  Абдалла бен-Абдулла Мөхсин ат-Түрки,Россия мөселманарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе Сәүбән хәзрәт Сөләйманов һәм башкалар очырашуларда, күрешүләрдә бу турыда аерым билгеләп үттеләр.

Саратов шәһәрендә күренекле милләттәшебез генераль директоры булган “ГЭКСАР” электротехника заводының да даны бездә генә түгел, Ауропа илләренә дә таралган.Заводның, гомумән,тарихы да мавыктыргыч.1895 елда Саратов телеграф ремонтлау службалары барлыкка килгәч, аларны берләштерү нигезендә менә шушы завод  функцияли башлый. Аның продукциясе бездә генә түгел башка илләрдә дә билгеле булган,ә менә 1937 елда Парижда дан тоткан изделияләре өчен иң югары бүләк ”Гран-при” дипломы бирелгән. 1993 елдан, моңа кадәр биредә үк тугыз ел буена коммерция директоры вазыйфаларын башкарган  Эдуард   Әнвәр   улы  Ганиев бу эре заводның генераль директоры итеп сайлана.

Юкка гына түгел,заводның уңышлыклары Россия хөкүмәте тарафыннан “Иң яхшы бизнес-технология” һәм “Социаль эффективлык” өчен программалары буенча Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Предприятие арсеналында ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелгән “Югары сыйфат өчен”халыкара конкурсы Призы һәм шулай ук чит ил күргәзмәләренең күп санлы бүләкләре бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*