tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искәндәр Гыйләҗев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Искәндәр Гыйләҗев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Искәндәр Гыйләҗев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бөтендөнья татар конгрессы Искәндәр Аяз улын күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Искәндәр Аяз улы!

Сез Бөтендөнья татар конгрессының гына түгел, татар халкының ышанычлы киңәшчесе, ныклы терәге, мөхтәрәм улы да. Юбилеегез уңаеннан Сезгә күпкырлы эшчәнлегегездә, шәхси тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез. Киләчәктә дә татар халкына армый-талмый хезмәт итәргә, колачлы иҗат планнарыгызны тормышка ашырырга, балалар һәм оныкларыгызның бәхетен күреп яшәргә язсын.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*