tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтмаска дип китте
Кайтмаска дип китте

Кайтмаска дип китте

Ульяновскида 83 яшендә танылган журналист һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Айрат Исмәгыйль улы Иһраһимов  вафат булды.

 

83 яшендә егерменче гасырның танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист Айрат ага Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады. Нәкъ  менә Айрат ага Ибраһимов кебекләр турында – “Ул үзе исән чакта ук үзенә һәйкәл куйды” дип әйтәләрдер инде. Ул узган гасырның 80 нче елларында элеккеге СССРда, Татарстаннан читтә иң беренче татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булып тарихка кереп калачак. Хәер, шул чорда гына түгел, Айрат ага үзенең бөтен гомерен газиз халкы, аның теле һәм киләчәге өчен борчылып яшәде. Илебездә яңарыш җилләре исеп, милли хәрәкәт башлангач, ул хатыны Әминә апа белән үз машинасында Казанга барып татар китаплары төяп кайталар һәм татар гаиләләренә тараталар, йорттан йортка йөреп татар телендәге газета-журналларга язылуны оештыралар. Әлбәттә,  саный китсәң аның мондый эш гамәлләре байтак…

Аның җитәкчелегендәге “Туган тел” оешмасы тырышлыгы белән Ульяновск татарлары  өчен 1989 нчы елда илебездә иң беренчеләрдән булып  “Чишмә” телевизион тапшыруы, “Өмет” газетасы чыга башлады…

Соңрак шул газетада эшли башлагач, Айрат ага үзенең төпле һәм кыю мәкаләләре белән дә укучылар арасында зур танылу алды. Ул гомер дәверендә берничә урында эшләгән булса да, “Өмет” тә эшләгән вакытларын иң яратып эшләгән хезмәт урыным дип әйтә торган иде. Һәрчак тынгысыз җанлы бу кеше шул елларда үзенең уй-фикерләрен, йөрәк әрнүләрен туплап “Өмет үзебездә“ дигән китап та чыгарырга өлгерде.

Тынгысыз җанлы Айрат абыйның йөрәгендә ут яна иде. Шул ут ялкыны белән ул күпләрне җылытып яшәде, ә кайберүләрне көйдереп тә ала иде. Ул чын мәгънәсендә горур, курыкмас һәм үз сүзен өздереп әйтә белүче зат булды.

Ерак  Башкортстанда туып, борынгы Сембер төбәгендә гомер иткән татарның асыл улы  Айрат Исмәгыйль улы Ибраһимов гаиләсенең,    туганнары hәм якыннарының, барлык якташларыбызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның хакындагы матур хәтирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Аның эшләгән хезмәтләре һәм кылган изге гамәлләре безгә әле озак еллар өлге булып торачак.

 

Р.S. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вакытында Ульяновск өлкәсендә милли хәрәкәткә нигез салучыларның берсе, милләтпәрвәр шәхес Айрат ага Ибраһимовның вафат булуы сәбәпле  мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*